Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Любовь Терентьева кунаклар җыйды (+фото)

4 апрель көнне Чепья авылында гомер итүче Любовь Ивановна Терентьева 90 яшьлек олуг юбилеен билгеләп үтте. 

Юбилярны гомер бәйрәме белән район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Галимуллин, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Чепья авыл җирлеге башлыгы урынбасары Илнур Галиев, район Статистика бүлеге җитәкчесе Лилия Закирова котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Россия Президенты Путинның Котлау хатын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар. 

Киров өлкәсенең Малмыж районы Носла дигән керәшен авылында 7 балалы ишле гаиләдә туып-үскән кызның гомер юлы мәктәп чорыннан ук Балтач районы белән бәйләнә. 7 класска кадәр үзенең туган авылында белем алган яшүсмер Люба 8 – 10 классларны күрше Смәел авылына йөреп укый. Шул елларны искә алып: 

- Без гаиләдә 7 бала үстек. Ул чорда Сталин боерыгы буенча 7 балалы гаиләгә 2 мең сум күләмендә дәүләттән ярдәм буларак акча бирелә иде. Авыл клубында зур җыелыш ясап, халык алдында тантаналы рәвештә безгә шул акчаны тапшырганнары истә калган. Балачак җиңел булмады инде, шулай да мин укырга бик яраттым, тырыш идем, яхшы укыдым, мәктәп директоры, завучлар да мине гел мактый торганнар иде. Мәктәпне тәмамлагач мине Смәел мәктәбенә башлангыч класслар укытучысы итеп куйдылар. Ике ел анда укыттым. Бертуган апам да шунда ук укытучы булып эшләде. Мин аннан соң Смәел авылында вакытлыча клубта, китапханәдә дә эшләп алдым. Эш эзләп ул вакыттагы Чепья районына килдем. Әтием дә ул елларда Чепья районы башкарма комитетында оештыру бүлегендә эшләде. Миңа күп кенә тармакларда эшләргә туры килде. Чепья мех фабрикасында да хезмәт куйдым. Аннан соң район кулланучылар җәмгыяте тармагына күчеп, икмәк пешерү ягында бухгалтер да булдым. Сугыш арты еллары, тормышлар бик авыр чор, халык зарлана. Кеше белән тавышланышып эшләп булмый... Мин аннан китеп, “Сельхозтехника”га эшкә кердем. Иван Иванович бик тырыш, таләпчән кеше иде, миңа белем алырга, яңа машинкаларны өйрәнергә кушып, Балтачка укырга җибәрде. Берәр көн генә бардым да, безне өйрәтүче кыз үзе килеп, яңа төр машинкаларны, счет санагычларны көйләп, ничек эшләргә кирәклеген өйрәтеп китте. Шулай итеп оешмага өстәмә хезмәткәрләр дә эшкә алынды. Ул кызларны машинкада эшләргә өйрәттем. Районнан кушу буенча кабат ике тапкыр эш урынымны үзгәртергә туры килде. Башта “Госстрах” оешмасына баш бухгалтер итеп күчерделәр, ә берничә елдан соң районның статистика бүлеген җитәкли башладым. Лаеклы елга шушы өлкәдән киттем, - дип таныштырды Любовь Ивановна. Чыннан да кайда гына эшләсә дә ул үзенең төгәллеге, белемле булуы белән аерылып торган ул. 

Тормыш юлы белән дә таныштырды юбиляр. 1951 елда Иске Чепья авылы егете, фронтовик Иван Алексеевич Животников белән гаилә коралар алар. Ул үз авылында клуб мөдире була. Яшь гаиләдә бер-бер артлы биш ир бала дөньяга килә. Тик кызганыч, исән-сау үсеп җитеп, үз тормышларын корып, өйле, гаиләле булгач кына 3 улы гүр иясе булган. 

Бүгенге көндә Любовь Ивановна улы Роберт тәрбиясендә яши. Казанда авиация заводында хезмәт куеп лаеклы ялга чыккан улы Роберт, тормыш иптәше вафат булгач, әнисе янына күчеп кайта. Юбиляр бүгенге тормышыннан канәгать булып гомер итә. “Тормыш иптәшем Бөек Ватан сугышы ветераны иде, аның хөрмәтенә хөкүмәтебез яңа йорт салып бирде. 2010 елның ноябреннән бирле шушы йортта яшим. Пенсияләр вакытында килеп тора, тамакларыбыз тук, өсләребез бөтен, тормышлар әйбәт хәзер. Илләребез генә имин булсын инде! Шуның өчен илебез башлыкларына рәхмәтемне җиткерәм!” диде ул ихластан күңеле булып.​ 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 90 яшьлек олуг юбилей