Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Мәгариф ветеранына олы хөрмәт

1 май көнне мәгариф ветераны Марзыя апа Кадыйрова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп узды.

Бу шатлыклы вакыйга уңаеннан аны авылдашлары, җирлек җитәкчелеге, укучылары, ветеран укытучылар, мәктәп коллективы зурлап котладылар. Район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Галимуллин ил һәм район җитәкчелегенең Рәхмәт хатларын, истәлекле бүләкләр тапшырды. Мәгариф ветераны турында тулы язмабыз газетабызда алдан бирелгән иде инде. Марзыя апа белән бергә эшләгән, районыбызның атаклы шәхесе Гарифҗан Мөхәммәтшин да аңа үзенең изге теләкләрен юллый: «Җәмәгатем Асия белән Яңгул авылында эшләгән елларны искә алганда, иң беренче булып күз алдыбызга җылы елмаеп Сез килеп басасыз – ничектер җиңел булып китә. Сез кешеләргә әле бик кирәк. Яшәгез әле әнә шулай елмаеп, көр күңелле, сау-сәламәт булып!».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ветеран