Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Маһинур әби Габдрахманованың 95 яшьлек юбилее

Син 50дәме, 60тамы, 70тәме... әниең исән булу, аның җылы карашын тоеп тору рәхәт инде. Ул үзе берни эшли алмаса да, аның янда булуы, аны тәрбияли, кадерли алуың күңелгә рәхәтлек бирә. Туй табыныдай әзерләнгән өстәл артында Маһинур апаның кызлары әнә шулай озак гәпләшеп утырдылар.

- Бәләкәй чагымда яшереп куйган җиреннән шикәр чәлдереп торганны күреп тә сүз әйтмәде ич ул. Их, шунда орышкан булса, һич онытмыйм шул чактагы кыенсынуымны, - дип искә ала өлкәне Миләүшә.
- Әкренләп алып, төенләп куйган конфетны ашап бетергәч тә бер сүз дә әйтмәде. Шуңамы, бигрәкләр дә оят булды инде шул чакта», - ди Рәшидә.
Өч кыз, биш малай үскәннәр алар бер йортта. Сугыш кырларында хәбәрсез югалып калган беренче иреннән 1940 нчы елда туган өлкән улы Альфредын җир куенына салган инде ана. Аннан соңгы 7 баласы - 10 елдан соң кабат кияүгә чыккан икенче иреннән. Гомере Югары Ослан районында үткән. Ә хәзер Түбән Кенәгә килүенә кызы Рәшидә сәбәпче булган. Рәшидә кушылганга кадәр Рәхимов исемендәге хуҗалыкта хисапчы булып эшләгән, хәзер өйдә әнисен тәрбияли. Ире Илдар коммуналь хуҗалыкта, мәктәпне җылыта. «Кияве бик ипле кеше, әбине өрмәгән җиргә дә утыртмыйлар», - ди кызлар. Үзләрен кечкенә вакыттан үстерешкән буй җиткән оныклары да әби дип өзелеп торалар.
- Әле бер көнне генә санап утырды, - ди шулай ук Югары Осланнан әнисенең юбилеена килгән кызы Мөршидә.- Аллага шөкер, 17 оныгым, 14 оныкчыгым бар, - дип әйтә.
- Аралашуы рәхәт. Кечелекле дә, кешелекле дә әби ул, - ди юбилейга Түбән Кенәдән килгән Илдарның туганнары Зөһрә ханым һәм үзе язган бик матур шигырен сөйләп күңелләрне кузгатты. Карадуган авыл советы сәркатибы Фәйрүзә Миннебаева юбилярны карап-тәрбияләп торучы Рәшидә һәм Илдар Латыйповлар, аларның кызлары турында җылы сүзләр әйтә.
- 90 яшьлек юбилеенда әни «сез бик сорагач тагын бераз тормыйча булмас инде», дип шаярткан иде. Кем белә, әле 100 яшьлегенә дә килерсез бәлки, - дип озатып калды кызлары.
- Инде үзләре пенсия яшенә җиткән һәм җитеп килүче хатыннарның, ирләрнең әниләренең туган көненә балаларча самимилек белән шатланып җыелулары ана өчен дә, балалары өчен дә зур куаныч бит, ә! - диде юлда кайтканда район социаль яклау бүлегеннән Маһинур әби Габдрахманованы 95 яшьлек юбилее белән котларга килгән Алсу Гатиятуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250