Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Мансур Хәсбиуллинга 95 яшь тулды(+фото)

Мансур Хисмәтулла улы Хәсбиуллин 1925 елның 15 сентябрендә Арча районының Югары Аты авылында туа. Бүгенге көндә Балтач бистәсендә яши.

7 класс тәмамлагач, Казанда ФЗӨ мәктәбендә укый. Шул елны сугыш башлана. Яшь егетләрне Буа ягына окоп казырга җибәрәләр, алар арасында Мансур да була. 1944 елның июнь аенда хәрби хезмәткә алына, бер ай үткәч аны фронтка җибәрәләр. 1944 елның 30 сентябреннән 20 ноябренә кадәр Балтыйк буе фронтының 89нчы укчы дивизиясендә 267нче гвардиянең укчы полкында хезмәт итә. 1945 елның гыйнвар аенда Варшава шәһәрен азат итүдә катнаша.

Бөек Ватан сугышы елларында зур чыныгу алган Мансур еллар үткәч тә тыныч тормыш өчен көрәшә. Лаеклы ялга чыккач та, кул кушырып утырмый. Районда ветераннар советы рәисе урынбасары, район эчке эшләр бүлегендә ветераннар советы рәисе буларак, күптөрле чаралар оештыруда башлап йөри.

Мәктәп балалары һәм эчке эшләр хезмәткәрләре белән даими рәвештә очрашып аңлату эшләре алып баруын дәвам итә.

Мансур абыйга бүген 95 яшь тулды. Аны тәбрикләргә җирле җитәкчеләр дә килде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев