Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Мәрхәбә Вахитовага 95 яшь тулды (фото, видео)

Бүген Куныр авылында гомер кичерүче Мәрхәбә Гайнулла кызы Вахитовага 95 яшь тулды.

Өлкән юбилярыбызга Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хаты, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырылды.

Мәрхәбә Гайнулла кызы – Куныр авылында Гайнулла абзый белән Шәрифелҗамал апа гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга килә.  Кечкенәдән үк тормышның ачысын да, төчесен дә күп татырга туры килә аңа. Балачак еллары ачлыкта, нужа күреп үтә, ә Бөек Ватан сугышы аны аеруча да сыный, 3 абыйсы да фронтка алына. Берсенең үлем хәбәре килә, икенчесе – хәбәрсез югала, шушы авыр кайгыны күтәрә алмыйча әниләре гүр иясе була. Сугыш тәмамлангач та сынаулары дәвам итә, әтисе Гайнулла урын өстенә кала. Тормыш алып барырга кирәк булган яшь кыз колхозга эшкә керә, бер эштән дә курыкмый. 

1953 елда Куныр  авылының ятим егете Нурмөхәммәт Вахит улы Вахитовка  димлиләр Мәрхәбә апаны. "Бик тырыш, акыллы, булдыклы ир булып чыкты ул. Нурмөхәммәтнең бар эш тә кулыннан килә торган иде. Авылда иң беренче булып электр уты кертүче без булдык. Ильич утын карарга бөтен авыл безгә җыела торган иде. Шуннан соң башкалар да утлы булды, ул авылны утлы итте. Тракторчы да булып эшләде, колхоз эшеннән кайтып кермәдек. Мин үзем пенсиягә чыкканнан соң да тагын ике ел амбарда каравылчы булып эшләдем әле. Тормыш иптәшем белән 64 ел тату гомер кичердек. 8 бала – 5 малай, 3 кыз тәрбияләп үстердек. Бүгенге көндә һәркайсының үз тормышы. Иң зур байлыгым – исәпсез-хисапсыз оныкларым-оныкчыкларым бар. Бүгенге көндә улым һәм оныкларым тәрбиясендә яшим. Мине шулай хөрмәтләп, олылап яшәгән өчен аларга һәм барлык балаларымның гаиләләренә дә бик рәхмәтле мин. Элек тормышлар хәзерге төсле затлы бүләкләр, матур чәчәк бәйләмнәренә бай булмады. Хәер, ни сөйләргә, хәтта туган көн бәйрәмен дә билгеләргә вакыт юк иде. Хәзер менә Президентлар да котлый үзебезне, олы җитәкчеләрдән мондый хөрмәт, ихтирам тоюдан да зур бәхет юк,” – ди соңгы елларда шактый күп борчу-хәсрәтләр кичергән Мәрхәбә апа.

Вахитовлар Куныр авылының олы хөрмәткә лаек, абруйлы гаиләсе. Мәрхәбә апа озак еллар авылның абыстае булып торган, авылдашларын соңгы юлга озату йолаларын башкаруда да ярдәм иткән. Ак күңелле акъәбигә киләчәктә дә хәерле сәламәтлекләр, рух тынычлыгы телибез. Исән-сау булып торып, 100 яшьлек гомер бәйрәмен дә каршы алырга насыйп булсын аңа.

 

Илзирә Гыймадиева

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 95 яшь