Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Мәчет күрке – халык

Игелекле гамәлләре белән һәрдаим куандырып торган авылдашларым белән горурланып яшим. Ул булмасын мәдәни чаралар, ул булмасын чишмәләр, мәчет төзекләндерү, иң беренче булып авыл халкы ярдәмгә килә.

Шушы көннәрдә авылдашыбыз Гөлбану апаның матди ярдәме белән мәчетебезне калай белән тышладык. «Якты юл» җәмгыяте җитәкчесе Зиннур Әсхадуллин калайларны алып кайтуда техника белән ярдәм итте. Әйтергә кирәк, Зиннур әфәнденең ярдәмен һәрдаим тоеп яшибез. Нинди гозер белән мөрәҗәгать итсәк тә гел ярдәм итәргә ашкынып тора. Мәчетне төзекләндерүдә армый-талмый хезмәт куйган Илфат Гыйльмуллин, Фоат Рамазанов, Азат Надыршин, Тәлгать Шәрәфетдинов, Фәргать Мөбарәкшинга зур рәхмәтләребезне ирештерәбез. Агач материаллары белән ярдәм иткән Фаят Дәүләтшинга да Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтләре яусын.

Шунысы куанычлы, авылыбыз өстендә, намазга, иманга чакырып, азан яңгырый. Мәчетнең төзеклеге, матурлыгы гына түгел, аның намаз әһелләре белән тулы булуы да кыйммәт. Мәчетнең бөтен күрке – халык. Киләчәктә дә мәчетебез авылдашларны үзенә тартсын. Яшь буын да, өлкәннәр белән бергәлектә булып, гамәл-гыйбадәтләрен бергә-бергә үтәсеннәр иде. Илебездә, йортыбызда иминлек, тынычлык булсын. Аллаһы Тәгалә сугышлар, ачлык-ялангачлыклар күрсәтмәсен. Иман йортыбызның ишекләре һәркемгә ачык булсын. Амин.

Фәйрүзә Зәкиева,

Шода авылы мөгаллимәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: изге гамәл