Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Өмет яшәтә

«Волонтер»лар җәмгыятенең тынгысыз хезмәте, аның нәтиҗәләре күңелне сөендерә. Алар янәшәдәге ярдәмгә мохтаҗ кешеләрнең кайгы борчуына битараф калмый.

Кышкы каникулдан килү белән Балтач урта мәктәбендә акцияләр булып узды. Отрядта «яңа»ларның булуы, идеяләрнең күплеге иң элек күзгә «ташланды». Волонтерларның ниятләре Нияз Әхкямовка ярдәм итү. Әле кайчан гына актив спортчы булган Нияз бүгенге көндә урын өстендә ята. Әмма өметләр әле өзелмәгән. Германия клиникасында операция ясалгач ул һичшиксез мөстәкыйль хәрәкәтләнер, дип өметләнәбез. Ә бит чит илгә чыгу, документлар әзерләү генә дә нинди мәшәкатьле һәм акча таләп итә торган эш. Волонтерлар моны яхшы аңлый һәм шуңа да бераз гына булса да ярдәм итү теләге белән изге эшкә алындылар.
22нче гыйнвар көнне «Ниязга ярдәм ит» дигән акция старт алды. Акция барышында барлыгы 4 мең сум акча җыелды. Ә менә күптән түгел хәйрия акциясе Бөрбаш һәм Норма урта мәктәпләрендә үткәрелде. Волонтерлар бергә-бергә күп кенә проблемаларны да чишәргә була дигән өмет белән яна, эшли, яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250