Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

“Мин – бик кадерле кеше”. Ольга түти 105 яшен тутырган (+фото)

Балтачның иң өлкән кешесе Ольга Васильевна яшәгән йорттан кунак өзелми. Хәл белергә килүчеләр авылныкы гына түгел, район башлыгы, урындагы җитәкчеләр дә елга берничә тапкыр була биредә. Сәбәбе дә табылып тора: әле Өлкәннәр көне, әле туган көн, әле юбилей... Гондыр дигән бик матур табигатьле удмурт авылында яшәүче Ольга түти үзе дә кешеләрне бик ярата.

Караучылары, аны тәрбия кы­лучылары да – бик ачык, га­җәеп кунакчыл, бик тә үзен­чә­лекле гаилә. Аны караучы туганына күптән тү­гел... 90 яшь тулган! Үзе инде күптән өй түрендә, башкалар ярдәмен кө­теп утырырга тиешле Мария түти әле дә аның тирәсендә бөтерелә. Ольга түтине 105 яшьлек юбилее белән котларга килүчеләрне дә ул балкып, җил-җил атлап каршы алды.


– Күзләре күрмәсә, йөри алмаса да, хәтерле, зиһенле әле ул. Сез киләсен белеп, көтеп торды. Әнә берничә ел инде күп вакыт без аны күтәреп утыртабыз, кунаклар килә дисәң, үзе торып утыра, – ди, кө­лемсерәп, Мария апа.


Тумышы белән бу якларныкы булса да, яшьлегендә Горький, Чи­ләбе, Кизел калаларында яшәп алган, калган күп гомере Ижауда үткән икән Ольга әбинең.


– Әтиемнең бертуган сеңлесе ул, – дип дәвам итә Мария түти. – Нә­селебездә мондый озын гомерле кеше юк иде, әти-әнием 70 тирә­сендә вафат булдылар, ә Ольга апаның әтисе яшьли сугышта үлеп кала, әнисе дә иллене үтеп озак яшәмәде. Аны карый-карый үзем дә аны куып җитәм бугай инде, туксанны тутырдым... Апабыз гомер буе бик эшчән, тырыш булды, бер эштән дә чирканмады, курыкмады, хастаханә­дә кер юуда да, шахталарда да эшләде, безгә дә булышып яшә­де. Олы кызым Ижауга чыгып кит­кәч, аңа терәк булды. Шуңа да, авырый башлагач, күзләре күрми, аяклары йөрми башлагач, кызыбыз белән киявебез күп еллар тәр­бия­ләде үзен. Соңгы елларда алар үз­ләре авырый башлады да, апабызны монда алып кайттык. Мин генә карамыйм аны, бездә һәм күрше авылда фельдшер булып эшләүче кызым Лариса, оныгым – барыбыз бергә карыйбыз. Олы кызым Лена да бик ярдәм итә, гел кайтып йөри. Көннәр буе безгә теләк теләп, Ходайга ялварып, догалар укып ята ул, безгә бернинди авырлык китерми. Бик чиста-пөхтә, аз гына булышсак та, рәхмәтләр әйтә инде...


Рәхмәтләр әйтерлек шул. Гаи­лә кормаса, үз баласы булмаса да, изге күңелле туганнары картлыгында ялгыз калдырмаган, алай гына да түгел, өй түреннән – иң матур бүл­мәдән урын биргән. “Мин – бик кадерле кеше, ничә еллар инде авырсынмыйча карыйлар, нинди генә рәхмәтләр әйтсәң дә, аз булыр”, – ди Ольга түти.


Бу йортның һәр почмагы би­редә бик тырыш хатын-кызлар яшә­гәнне искәртә. Матур, зәвык­лы, заманча, төзек, чиста... Бер­ничә ел элек кенә янкорма өс­тәгәннәр, өй­дән генә йөри торган газ мунчасы, җылы бәдрәф, уңайлы, иркен кухня эшләгәннәр.


– Барысына үз көчебез, тырышлыгыбыз белән ирештек, Ларисабыз бик тырыш, утырып та тора белми ул безнең. Ленабыз да бик булыша, – ди Мария түти. – Бар тормышны шулар белән алып бардым, ирем яшьли үлде, өметебез дип үстергән улымны Каракүл суына батырып үтер­деләр...


Бу хәсрәтләрен җиңәргә аңа гомерлек юлдашы – балалайкасы, аз булса да, ярдәм иткәндер. Сагышларын шуның белән таратса, бу йортка килүчеләрне шу­ның белән сө­ендерә, сокландыра да Мария түти. “Булмас, җыр­лый алмам, бик картайдым инде”, – дип тотына да татарча такмакларны “сиптерә” ге­нә. Үз юбилеенда да шулай булды, Ольга түтинең 105 яшьлеге белән котларга килгән район башлыгы Рамил Нотфуллин, башка җитәк­челәргә дә матур такмакларын бүләк итте. Соңгысында әле үзе генә түгел. Мария әбигә кушылып... Ольга түти дә җырлады. Татарча да, удмуртча да җырла­дылар. “Мондый кәефле көннәре сирәк була аның”, – дисәләр дә, кунаклар, 105 яшендә теттереп җырлаучы әбине күреп, сокланудан, бу минутта сүзсез калды.

http://vatantat.ru/index.php?pg=995

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев