Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Әминә Касыймова: "Репрессия еллары балачагымны, Бөек Ватан сугышы яшьлегемне урлады" (фото).

Репрессия еллары балачагымны, Бөек Ватан сугышы яшьлегемне урлады, ди 90 яшен тутырган Яңгул авылының абыстае Әминә Касыймова.

2нче февральдә күз ачкысыз буран иде. Шулай булса да, район хакимияте вәкилләре Яңгул авылында гомер итүче Әминә Касыйм кызы Касыймованы 90 яшьлеге белән тәбрикләргә, аңа В.В. Путин исеменнән язылган Котлау хатын һәм район башлыгы Рамил Нотфуллинның истәлек бүләген тапшырырга дип юлга кузгалды.
Юбилярны тәбрикләргә район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, "Наз" үзәгенең өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Яңгул авыл җирлеге башлыгы Ринат Гарипов, Яңгул урта мәктәбе директоры Наил Сафиуллин да килгән иде.
Илебез тарихында җан өшетерлек вакыйга булып уелып калган репрессия еллары әле бүген дә Әминә апаның күңелендә саклана:
- Миңа ни бары 5 яшь иде. Әтиебезгә "кулак Касыйм" дигән кушамат тагып, "Халык дошманы" дип Магнитогорскийга алып киттеләр. Авылдан тагын 13 гаиләгә шундый "кара" тамга тактылар. Безнең өйне, каралты-кураларны таратып, сатып бетерделәр. Безгә кечкенә бер мунча гына калды. Бар байлыгыбыз ике мендәр, бер киез һәм әнинең өстендәге бер плүш бишмәте иде. Ул бишмәтне көндез әни киеп йөрде, ә кичен апам белән ябынып йоклыйбыз.
Ачлык-ялангачлыкны, кимсетелүләр күреп үстек, әнигә нинди авыр, кара эш бар, кушып кына тордылар. Мине әни үзе эшкә киткәндә башлангыч сыйныфларда укучы апама ияртеп, мәктәпкә җибәрә иде. Укытучы Майтап апаның дәрес биргәнен тыңлап утырып, мин дә укырга өйрәндем. Яшем тулмаса да әни мине укырга бирергә теләп мәктәп директорына бик күп тапкырлар барды, яше тулмый укырга алмыйбыз, дип борып кайтара иделәр.
Шулай бер вакыт мәктәпкә районнан зур кешеләр килде, РОНОдан булса кирәк... Мине шулар янына чакырып керттеләр дә яздыртып, укытып, санатып караганнары истә калган. Шуннан соң мине 2нче сыйныфка укырга кабул итеп алдылар. Беренчегә ярамаган, икенче сыйныфка ярап куйдым. Укуга бик сәләтле булганмын, теләп, яратып укыдым. Латин алфавиты хәрефләре белән өйрәндек, ә югары сыйныфларда рус графикасын үзләштердек.
10нчы сыйныфны 20 укучыдан бары 7әү генә тәмамладык. Ул елларда авылда унны бетергәннәр укымышлы санала иделәр. Миңа мәктәптә агитаторлык эше йөкләделәр. Читтән торып физика-математика укытучысына белгечлек алдым. Беренче хезмәт көнем сугыш белән бергә башланды. Сугыш елларында авылыбыздагы балалар йортында да укыттым, анда 4 ел завуч булып тордым. Салавыч мәктәбенә дә математика укытырга йөрдем. 1947нче елда сугыштан кайткан фронтовик егет Әхәт Гыйләҗев белән гаилә кордык. Авыр тормышлы гаиләгә кияүгә бардым. Сугыш арты бик авыр еллар... Бер-бер артлы 5 балабыз туды: 2 малай, 3 кыз тәрбияләп үстердек.
Лаеклы ялга чыккач та балалардан, мәктәп коллективыннан аерыла алмадым: ике ел әхлак дәресләре укыттым. Бу эшемне дәвам итеп, балаларны һәм хатын-кызларны мәчеттә намазга өйрәттем. Шуннан соң абыстай итеп коръән ашларына, мәет озатуларга чакыра башладылар. Авылдашларымның үтенече буенча, аларның ышанычын аклап бу эшкә алындым, - дип үзенең тормыш юлы белән таныштырды олы йөрәкле акъәби.
Әминә апа Касыймованың ике кызы әниләре һөнәрен сайлап - укытучы булганнар, ә уллары - механизатор һәнәрен үз иткәннәр. Бүгенге көндә бер баласы мәрхүм икән инде, елын уздырганнар. "10 оныгым бар, тиздән 8нче оныкчыгым да туачак әле, Аллаһы боерса", - дип шөкер итеп, һәр көнне сөенеп каршы ала ветеран.
Әминә Касыйм кызы Касыймова "Укытучы" дигән бөек исемне намус белән йөртеп, нинди генә авыр шартлар булганда да, ул үз югарылыгында калган. Ул ятим балаларның һәм аларның әниләренең кайгыларын уртаклашып, аларда яшәүгә өметне сүндермәүгә ярдәм иткән. Шуңа да, сугыш чоры укытучысына карата авылдашлары күңелендә һәрвакыт җылы хисләр саклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250