Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Мин – Әнисә, инде күптән мәрхүмә булган Сәгыйдә кызы....

Матур гына яшәп ятканда әтием дә үлеп китте...

Шушы бәйрәм көннәрендә үзем белгән һәм үземне белгән барлык Балтач, Норма  халкына кайнар сәламнәремне, изге теләкләремне җиткерәм.

Хәзерге вакытта Казанда яшәсәм дә, балачагым  ямьле Балтач якларында әти-әниемнең бердәнбер, кадерле кызы булып узды. Сәгыйдә әнием гомере буе меховойда эшләде, әтием Әнәс шулай ук җаваплы урыннарда хезмәт куйды. Әниемнең гомере генә кыска булды, аяусыз чир аяктан егып, вакытсыз гүр иясе итте. Инде ул  чакта кияүгә чыккан булсам да, мин ятимә калдым. Әнисез бушлыкларымны әтием һәм аның туганнары, әниемнең туганнары белән тулыландырырга тырыштым. Гомер үтте, әтине дә ялгыз калдырмый, Казанга үз яныбызга яшәргә алдык.  Өч кызым, оныкларым  янәшәсендә яраткан бабай булып матур гына яшәп ятканда әтием дә үлеп китте. Әтием Әнәс Норма авылында туып- үскән кеше, Садыйк белән Сәрвәр улы. (Сәрвәр әбием Яңа Салавычныкы иде, аны өлкән буын хәтерли булыр). Җәсаден Нормага алып кайтып, соңгы юлга озатуны әтиемнең төп йортында башкарырга туры килде. Рәхмәт төп йортта яшәүче әтиемнең энесе – абыем Рәискә, тормыш иптәше – апабыз Розага, әтиемнең бертуганнары Рузалия (Нөнәгәрдә яши), Кәүсәрия (Салавыч Сәрдегәнендә яши) апаларга, аларның гаиләләренә, Сәрдегәндә яшәүче әниемнең туганнарына, Казандагы күршеләремә, туганнарыма, иремнең якыннарына, кода-кодагыйларга. Авыл мулласы Рәфкать абый озату йоласын җиренә җиткезде, озатуда җирлек башлыгы Тимур да катнашты. Бик борчылган идек, бар да уңай килде.

Әнә шулай, ап-ак матур кышкы көндә әтине җир куенына салдык. Өчесен  Казанда укыттык, җидесен Нормада төп йортта абыем белән апам уллары-киленнәре, туганнары  белән   башкарып чыктылар. Без әзер табынга гына кайттык.  Рәхмәтемнең чиге юк сезгә туганнарым, гомер буе рәхәт яшәгез, вакытсыз югалтулар күрмәгез. Төмәндә яшәүче якын туганым Лилия белән Римның  узган ел гыйнварда фаҗигале үлеменнән арынып бетеп тә булмый иде әле, кайгы янә бусагамны атлап керде. Беркем дә бу тормышта кайгы-хәсрәт күрмәсен, һәр туган көнгә куанып яшәргә язсын. Кайткан саен Балтачның матурлануына сокланып киләбез, Балтач бистәсендәге  әти-әнием йортын да  бәрәкәтле кешеләр кулына калдыра алдык, чәчәктәй балкып утыруын күрү безгә бик рәхәт. Барлык Норма халкына, туганнарыма, якыннарыма, дусларыма сәламәтлек, хәерле озын гомерләр телим, рәхәт яшәгез, авыр кайгылар күрмәгез.

Мәрхүм әтиемнең дә, әниемнең дә рухлары шат булып, караңгы гүрләре якты, урыннары оҗмах түрләрендә булса иде.

Әнисә Сабирҗанова,

Казан каласы.

Фотода Сәгыйдә һәм Әнәс Шакировларның яшь чагы.

Зөлфия Шакирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кайгы-хәсрәт