Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

“Минем кебек итеп әнине берәү дә тәрбияли алмаячак” (фото)

Иске Салавыч авылында гомер итүче Әлфия Сабир кызы Габделхакова бүген үзенең 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп уза.

Кечкенә генә авыл йорты. Аның һәрбер бүрәнәсе Әлфия апаның хатирәләрен саклый. Биредә шатлыклы вакыйгалар да, мәңгелеккә йөрәк ярасы булып калган югалтулар да булган. Шул югалтулар сынаган да ахры юбилярны. Аның сәламәтлеге нык какшаганга да ун ел вакыт узган. Бүгенге көндә ул аралашмый һәм тәрбиягә мохтаҗ. Кызы вафат булганнан соң бердәнбер терәге булып калган улы Габделфәрт һәм аның гаиләсе бүген Әлфия апаны кадер-хөрмәттә яшәтәләр. Социаль хезмәткәр кирәкмиме сезгә, дигән сорауга да әбекәйнең улы: “Минем кебек итеп әнине берәү дә тәрбияли алмаячак”, диде. Улының әнисенә булган хөрмәте аның күз карашыннан ук сизелеп тора.
Әлфия апаны без дә ихластан бүгенге гомер бәйрәме белән котлыйбыз. Кадерле әни, хөрмәтле әби булып яшәргә язсын сезгә тагын да.
Әлфия Габделхакованың тормыш юлы турында газетабызның киләсе саннарында укый алачаксыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 90 яшь