Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Миңзифа Гайфетдинова: “95кә кадәр яшәсәм, туган көнемә тагын килерсез” (+фото)

Карадуган авылында яшүче тыл ветераны Миңзифа Гайфетдинова бүген үзенең 90 яшьлек күркәм юбилеен каршы алды.

Чутай авылында туган Миңзифа апа сугыш чоры авырлыкларын үз җилкәсендә күтәреп, тормыш иптәше Хөрмәтулла белән ил-көннәргә игелекле кыз һәм уллар үстерәләр. Юбиляр бик иртә тол кала, балалары өчен әти-дә, әни дә була.

- Балаларыңны үзеннән алда озатулары бик авыр икән , – ди ул күз яшьләрен тыя алмыйча.

Миңзифа Гайфетдинованың картлыгында балалар, онык-оныкчыклар хөрмәтендә бик кадерле кеше булып муллыкта, имин елларда яшәве балачагында, яшьлегендә күргәннәренең әҗер-савабы. Шушы бәхете кителмәсен, берүк. Бүгенге кебек камил акыл белән, үз аякларында йөреп, дөнья матурлыгын күреп яшәргә язсын аңа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котлыйбыз өлкән юбилярлар 90 яшьлек олуг юбилей