Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Мөнәвәрә Шакировага 90 яшь (+фото)

Район башлыгы Рамил Нотфуллин  Пыжмара авылында яшәүче  Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераны Мөнәвәрә Шакированы 90 яшьлек юбилее белән котлады.

90 яшен тутыручы өлкәннәрне искә алып, юбилейларын билгеләп үтү районда күптән матур бер традициягә әйләнде. Авыл җирлеге җитәкчеләре, район администрациясе вәкилләре катнашында тулы бер делегация ветеранның өенә барып, бүләкләрен тапшыра...

Мөнәвәрә апаны олуг юбилее белән Балтач  муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин үзе тәбрикләде, истәлекле бүләк, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын тапшырды. Җирле җитәкчеләр дә, юбилярны тәбрикләп, иң матур теләкләрен җиткерде.

Мөнәвәрә апаның яшьлек чорлары авыр елларга туры килсә дә, бүгенге тормышыннан бик канәгать юбиляр. Шулай булмыйни, җылы өе, табын тулы сые бар. Иң сөенечлесе, балалары, онык һәм оныкчыклары өчен иң кадерле кеше булып гомер кичерә. Аның һәр сүзе тормышның алтын кагыйдәсе булып яңгырый. Дөньяның иң михнәтле елларын кичеп, сугыш афәтләрен үз иңнәрендә күтәргән әбекәй шушы яшендә дә җор күңеллелеген, зирәк зиһенен җуймаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев