Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

«Мондый әни бүтән юк ул»...

Түнтәр авылында яшәүче Әминә әби Бәйрәмова 90 яшьлек юбилеен каршы ала алуына сөенеп: «Гомерем булса, сәламәт булырга, үземне үзем йөртергә, үзем тотып ашарга язсын, шунсы бик кадерле», ди.

Балачакның иң татлы мизгелләрендә кырыс сугыш елларына эләгү, балаларны тигезлектә аякка бастырдык дигәндә генә сыңар канат белән калу авырлыкларына ничек сынмый, сыгылмый калырга мөмкин булу серләрен 90 яшьлек Әминә әби үзе сөйләп, нинди генә авырлыклар аша үтсә дә, тормышына бер дә зарланмавын белдерде. «Мин кечкенә вакытта бик әйбәт тормадык, чөнки сугыш вакыты булды. Бөек Ватан сугышы мин өченче сыйныфта укыганда башланган иде, 7нчене бетергәндә тәмамланды. Әти дә сугышка китте. Ул еллар күңелдән әле дә китми, авыр хатирәләр булып тора. Черек бәрәңгене чиләк-чиләк җыеп, аш пешереп ашый идек, ач торган чакларыбыз да аз булмады. Гомумән, ул чакта әти-әниләргә нинди эш кушсалар, барысын да башкардылар. Колхозда фермада да эшләделәр, басуда да хезмәт куйдылар, төрле эшләрдә дә йөрделәр. Без дә кул арасына кереп, балачактан бөтен эшнең рәтен белеп үстек. Аннан соң гаилә коргач, үзебез дә хезмәт белән яшәдек, өйдә дә тик тормадык, маллар да тоттык, киемнәр дә тегә идем, әле тагын гөлләр үстерергә бик яраттым. Тормыш иптәшем генә 60 яшен тутырып озак яшәмәде, вафат булды. Ул чакларда бик авыр иде, дүрт балам төп терәкләрем булдылар, бүген дә, шөкер, алар янәшәмдә. Балаларым Рәис-Тәһүрә, Рафис-Альфира, Рәзинә-Рамил, Рәмзия-Рафис барысы да бик әйбәтләр, әле берсендә, әле икенчесендә кунакта йөрим. Алар яхшы булмаса, мине тәрбияләмәсә, мин моңарчы тормас идем. 9 онык, 8 оныкчыгымның да кадерле әбиләре булуыма сөенәм», дип әни, әби булуның нинди зур бәхет булуы белән бүлеште юбиляр.

Әниләренең туган көненә җыелган балалары: «Әни бик әйбәт кеше ул безнең, йомшак та, сабыр да ул. Кеше таш атса да, аш атыгыз. Кешегә авыр сүз әйтмәгез», дип үстерде ул безне дисәләр, киленнәре беравыздан: «Мондый әни бүтән юк ул, без килен булып килгән көннән алып бер авыр сүз әйткәне булмады», дип зурладылар.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 90 яшьлек олуг юбилей