Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Мәсхүдә Гыйләҗева: Тормышым Аллага шөкердер минем дип уйлап яшим

Бүген Чепьяда гомер кичерүче Мәсхүдә Нәҗип кызы Гыйләҗевага 95 яшь тулды.

Юбиляр улы һәм килене белән гомер кичерә. 30 ел бакчада балалар тәрбияләгән, аңарчы мәктәптә укыткан. Тормышыннан бик канәгать, "эшләгәндә бер генә баланы да какмадым, әниләре бакчадан алырга берәр сәгать соңрак килсәләр дә сүз әйтмәдем, әшәке булмадым. Шуңа да тормышым Аллага шөкердер минем дип уйлап яшим. Үз балаларымны карый алмадым, ә менә бакчага йөрүче балаларны җиренә җиткереп тәрбияләдем".

Юбилярны котларга район җитәкчелеге исеменнән район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, социаль яклау бүлегеннән Алсу Гатиятуллина, мәгариф идарәсеннән профсоюз комитеты рәисе Резеда Гаязова, Чепья авыл җирлеге башлыгы Азат Газизуллин, Чепья балалар бакчасы мөдире килгән иде.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкән юбилярлар Мәсхүдә Нәҗипова