Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Мөслимә Ганиева: “Гомер буе тырыш хезмәт белән яшәдек” (+фото)

Кили авылында яшәүче тыл ветераны Мөслимә Ганиевага 90 яшь тулды.

Ветеран олуг юбилеен балалары, онык-оныкчыклары кадер-хөрмәтендә каршы ала.

– Гомер буе тырыш хезмәт белән яшәдек. Яшьлегебез шундый заманга туры килде. Барлык рәхәтлек картлыгыма калган икән, – дип каршы алды безне юбиляр.

Мөслимә апа тумышы белән Пүскән кызы. Алар гаиләдә өч кыз туган үсә. Кызганыч, бүген сеңелләренең берсе вафат, берсе Казан шәһәрендә яши икән.

Мөслимә Ганиева бик бәхетле әни һәм бик кадерле әби булып гомер итә.

– Бүген инде барыбыз да үзебез әби-бабай, әмма әниле булып яшәүләргә ни җитә?! Хәлен белергә үзебез җитешмәсәк, безнең хәлне белергә әни үзе кереп җитә, – дип елмая күршедә генә яшәүче олы улы Рашит.

Язманың дәвамы белән “Хезмәт” газетасының алдагы саннарында танышырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кили авылы өлкән юбилярлар Мөслимә Ганиева