Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Мөслимә Ганиева: «Рәхәтлек картлыгыма калган» (+фото)

Мөслимә Ганиева бик бәхетле әни һәм бик кадерле әби булып гомер итә.

Кили авылында яшәүче тыл ветераны Мөслимә Ганиева олуг юбилеен балалары, онык-оныкчыклары кадер-хөрмәтендә каршы ала.

- Гомер буе тырыш хезмәт белән яшәдек. Яшьлегебез шундый заманга туры килде. Барлык рәхәтлек картлыгыма калган икән, – дип каршы алды безне юбиляр.

Мөслимә Ганиева тумышы белән Пүскән кызы. Алар гаиләдә өч кыз туган үсә. Кызганыч, бүген сеңелләренең берсе вафат, берсе Казан шәһәрендә яши икән.

Мөслимә апа яшь чагында Пүскән фермасында биш ел сарыклар тәрбияли, кияүгә чыккач Кили амбарында хезмәт куя, иң авыр хезмәтләрнең берсе булган агулау эшендә дә эшли. Мөслимә апа да, Әхмәтгали абый да авылның бик хөрмәтле кешеләр булып гомер итәләр. Оясында ни күрсә, очканында шул булыр, ди бит халык мәкале. Мөслимә Ганиеваның балалары да бик миһербанлы, әни дип өзелеп торалар.

- Бүген инде барыбыз да үзебез әби-бабай, әмма әниле булып яшәүләргә ни җитә?! Хәлен белергә үзебез җитешмәсәк, әни үзе кереп җитә,  –  дип елмая олы улы Рашит.

Рашит абый төп нигез күршесенә генә йорт салып, башка чыккан. Үзе әйткәнчә бер ишегалдында яшиләр.

- Әти-әни яшьлекләрендә бик авырлыклар белән яшәгәннәр, әмма безгә матур тәрбия биреп, туган җанлы булып яшәргә өйрәтә алганнар. Барысы өчен дә рәхмәт аларга. Әтиебез Әхмәтгали, кызганыч, 2003 елда вафат булды. Алар 48 парлы тормыш юлы үтеп, дүрт бала тәрбияләп үстерделәр. Әниебезнең бүгенге көндә төп нигездә энебез Равил, киленебез Алсу белән бик бәзетле картлык кичерә. Әле озак еллар без – дүрт баласының, 10 оныгының, 17 оныкчыгының кайгыртуны тоеп, муллыкта, сызлануларсыз яшәсен иде әниебез, – дип изге теләкләрен ирештерде Рашит абый.

«Безнең әни шундый кеше ул. Күршеләребез дә андый әби юк, диләр. Ике килене белән дә тату торды. Гайбәт сөйләргә яратмый. Кеше  сөйләмәгез, дип безне дә тыеп кына тора. Бер көн дә кадырмыйча биш вакыт намазын да укып бара. Кызганыч, икенче елын  тота алмый, шуңа борчыла», дип сүзгә кушыла Чапшар авылында яшәүче кызы Фәүзия.

Мөслимә Ганиева тормышыннан бик канәгать. Шушы муллыклар, рәхәтлекләр гомерле булсын, елларга тынычлык биреп, һәркем бәхетле яшәсен, дип тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев