Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Надежда Халтурина: "Бүгенгемнән канәгать"

90 һәм аннан өлкән яшьтәгеләргә РФ Президенты Владимир Путинның котлавын җиткерү дәвам итә.

26 сентябрьдә 95 яшен тутырган Надежда Дмитриевна Халтуринаны котлау өчен муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина белән ул яшәгән Кургем авылына килдек.
Таш түшәлгән тигез урам юлыннан кереп, программа буенча салынган яңа йорт янына туктадык. Өйне Надежда Дмитриевнага Бөек Ватан Ватан сугышы ветеранының тол хатыны буларак салып биргәннәр. Ветеран ялгызы яши. Күрше йортта яшәүче ире ягыннан туганы тәрбияләп тора. Район мәктәпләрендә гомере буе башлангыч классларда балалар укыткан ветеран педагог зарланмый. Бүгенге тормышымнан бик канәгать, рәхәттә яшим, ди.
Шулай ук аны юбилее белән Куныр җирле үзидарәсе җитәкчесе Зиннур Әсхәдуллин, район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Айрат Сөләймәнов та котладылар, бүләк тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250