Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Наилә Гарипова: "Гомер буе эшләп яшәсәк тә..."

Наилә Габдрахман кызы Гариповага 90 яшь тулды 

Балтач бистәсендә улы гаиләсендә яшәүче Наилә Габдрахман кызы Гарипова 23 ноябрь көнне 90 яшьлек юбилеен билгеләп узы.Балтач районы  башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Карадуган авыл җирлеге башлыгы Шамил Низамиев, «Игенче» авыл хужалыгы продуктлары җитештерү кооперативы җитәкчесе Булат Зыятдиновлар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Россия Президенты В.В. Путинның Котлау хатын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.

Наилә Гарипованың гомер юлы җиңелләрдән булмаган...
- Арбаш авылында туып-үстем мин, анда 30 ел яшәгәч, аннан соң 30 еллык тормышым Югары Кенә авылы белән бәйле, 10 ел әле эшкә дип китеп Белгород өлкәсенең Старый Оскол шәһәрендә дә яшәргә туры килде. Инде кабат туган якларыма әйләнеп кайттым. Колхозда эшләдем, бик төрле эшләрне кул хезмәте белән башкардык. Гомер буе эшләп яшәсәк тә, шушы көннәргә җиттек. 

Ул сугыш елларында кичергәннәр мәңге онытырлык түгел... 6 классны бетергәч, авылдагы бертирә 5 кызны вагон төяргә җибәрделәр. Авылдан чыгып киттек, җәяү үтеп Пимәр, Гәр авыллары аша үттек. Станцада безне каршы алып кабул итүче җитәкче күрде дә, "Хай, балалар, мин сезнең белән нишләрмен икән соң, инде. Бик арык, кечкенә бит сез..." дия-дия уфтанды. Безне эшкә станцага вагон төяргә, бушатырга дип җибәргәннәр иде. юан-юан зур-зур бүрәнә агачлар ята. Кызлар белән көч хәл белән вагонга тәгәрәтә-тәгәрәтә алып киләбез, башыннан күтәреп вагонга салырга кирәк. Нинди күтәреп салу - ул бүрәнәләрне урыныннан да кузгата алмыйбыз, бик авыр. Безне анда озак тотмадылар, башка җиңелрәк эшкә күчерделәр. Авылга кайткач укуны дәвам иттем, 7 классны Карадуган мәктәбенә бардым. Шул елда минем исемгә 47 сум акча килде. Безгә эшләгән өчен акча язган булганнар икән. Сугыш вакыты булса да хезмәт хакы биргәннәр.

Ул чорны уйлап утырам да, безнең буын күпме михнәт чиккән икән дип куям. Шуның өчен хәзер атлаган саен илләребез тыныч булсын дип телим. Тормышлар бик җитеш, бар нәрсә дә бар, кадерен белеп яшәргә генә кирәк. Инде кабат балаларыма, шул берсеннән-берсе кечкенә оныкчыкларыма беркайчан да сугыш афәтләре күрергә, без кичергәннәрне кичерергә язмасын!" ди юбилярыбыз чын күңелдән аеруча да дулкынланып.

http://baltasi_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юбилей