Наилә Гариповага 95 яшь тулды (фото)
Балтач бистәсендә улы гаиләсендә яшәүче Наилә Габдрахман кызы Гарипова бүген -23 ноябрь көнне 95 яшьлек юбилеен билгеләп узды.
Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Карадуган авыл җирлеге башлыгы Шамил Низамиев, «Игенче» авыл хужалыгы продуктлары җитештерү кооперативыннан вәкил юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Россия Президенты В.В. Путинның Котлау хатын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.
Наилә апаның гыйбрәтле язмышы хакында "Хезмәт" газетасының алдагы саннарында язма дөнья күрәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев