Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Наҗия Сәмигуллина: «БЕР КЕШЕНЕҢ ДӘ МОНЫҢ КАДӘР АКЧА БЕЛӘН ПЕНСИЯГӘ ЧЫККАНЫ ЮК, БИК ӘЙБӘТ ЭШЛӘДЕҢ! - ДИП ОЗАТТЫЛАР МИНЕ»

Бүген үзенең 90 яшьлек олуг юбилеен Карадуган авылында гомер итүче тыл һәм хезмәт ветераны Сәмигуллина Наҗия Закир кызы билгеләп уза.?

Наҗия Закировна 1932 елның 8 февралендә Арбаш авылында дөньяга килә, Карадуганда җиде сыйныф мәктәп белеме ала. Укуын тәмамлагач, башта 5-6 ел Балтач «меховое»нда эшли, аннан Карадуганның мебель фабрикасына күчерелә, гомер буе әлеге тармакта хезмәт куя, шуннан лаеклы ялга да чыга. Ул чор өчен әйтеп бетергесез зур акча булган – 135 сум белән фабрикадан пенсиягә чыккан иң беренче тырыш эшче ул Наҗия апа!

Кул эшеннән курыкмаган, киресенчә гомер буе физик эш эшләгән Наҗия апа 1958 нче елда Балтач районының билгеле шахматчысы Сәмигуллин Харрас Шәфигулла улына кияүгә чыга һәм бер генә мизгелгә дә оттырмый! Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе базасында ел да традицион рәвештә «Игенче» АХҖК призларына һәм Сәмигуллин Харрас Шәфигулла улы истәлегенә традицион шахмат турниры уза.♟

Юбилярның өч баласы – улы Илшат һәм кызлары Әлфия һәм Люция, 5 оныгы, 4 оныкчыгы бар.?‍?‍?‍?

Наҗия апаның бик бәхетле ирле тормышы, ничә дистәлек лаеклы хезмәт юлы һәм РФ Президенты В.В.Путин тарафыннан бирелгән бүләкләре һ.б. турында «Хезмәт» газетасының алдагы саннарында. Бездән аерылмагыз! Ә юбилярыбызга исә, әйдәгез, ныклы сәламәтлек телик әле! ??❤️

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкән юбилярлар