Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

“Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Читтә калмыйк!” социаль акциясен уздырды

Украинада нинди хәлләр барганлыгы беркем өчен дә сер түгел.

Аларның ахыры бик тә аянычлы: шушы җирдә туып-үскән кешеләр, үзләренең туган җирләрен ташлап, шартлау һәм ату тавышларыннан калтыранып уянмый торган башка, чит җирләргә күчеп китәргә мәҗбүр булалар.
Татарстан Республикасының барлык районнары да күчеп кайтучыларга ярдәм итәр өчен бик күп эшләр башкардылар. Балтач районы да әлеге яхшы эшләрдән читтә калмады.
"Наз" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре "Читтә калмыйк!" дип исемләнгән социаль акция уздырдылар. Аларның нигезендә гаиләләрнең торак шартлары тикшерелде, кием-салым, урын-җир, мебель һәм ашау ризыклары җыелды.
Район халкы ярдәм күрсәтүдә бик зур активлык күрсәтте. Балтач бистәсе, Ленин урамы, 92 нче йортта яшәүче Гиматова Равилә (3 нче гр. инв.) һәм Илдар Гафуровичлар (кечкендәдән инв.) үзләренең авырлыкларына карамастан, чын йөрәктән Украинадан күченгән Черкаслар гаиләсенә ярдәм иттеләр. Алар йорт һәм мунчаларына ягу өчен үзләреннән утын бүлеп бирделәр. Күчеп кайтучылар әлеге гаиләгә һәм белгечләргә ярдәмнәре өчен бик зур рәхмәт белдерәләр.
Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе
социаль педагогы Сәләхова Г.Н.
Фото: http://xn--b1aai3ajdi.xn--p1ai/1052-rayon-prinimaet-pervyh-bezhencev.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250