Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Нәгыймә Сәгъдиева: "Хрущевныӊ Америкадан кайтканын 10 көн көттек"

Хезмәттәшем, социаль яклау бүлеге мөдире Алсу Гатиятуллина кичтән шалтыратып, Карадуган авылына юбилейга барырга кирәклеге турында әйтүгә, берсузсез риза булдым. Районыбыз мәгарифенеӊ тере тарихы, сугыш елларында Карадуган җидееллык мәктәп директоры, лаеклы ялга чыкканчы урта мәктәп директорыныӊ алыштыргысыз укыту-тәрбия эшләре урынбасары Сәгъдиева Нәгыймә апаны күрергә, аныӊ белән гәпләшергә һәм тәбрикләргә ничек инде...

Карадуган авылыныӊ данлыклы самоварлы чишмә каршында урнашкан өйнеӊ тупсасыннан атлауга, юбилярныӊ улы Дамир һәм килене Сания белән бергә, тантананыӊ герое Нәгыймә апа үзе каршы алды. Өйдәге хуҗаларныӊ һәм килгән кунакларныӊ йөзләренә әйтерсеӊ лә аныӊ ягымлылыгы күчкән, килгән һәрберебезгә укытучыга гына хас мөләемлылык белән эндәшүе дә бу гаиләдә бәхет һәм үзара аӊлашу яшәгәнлеген күрсәтә.

- 1920 елда шушы нигездә тудым, үзебезнеӊ җидееллык мәктәпне тәмамладым. Мин авылымнан китеп, бары Арча районы Казанбаш авылында 6 айлык курсларда укыдым һәм 2 ел Нөнәгәр башлангыч мәктәбендә эшләдем. Гомеремнеӊ 93 елы шушы авылымда үтте, дип искә ала Нәгыймә апа. Еллар маӊгайларга тирән эзләр салса да, хәтер китабындагы хатирәләрне оныттырмаган әле. Сугыш елларында 23 яшьлек кыз баланыӊ җилкәсенә күтәрә алмастай йөк, үзе укыган мәктәпкә җитәкчелек итүне тапшыралар. Тамагы ач балаларга белем бирү, нәкъ укучылары халәтендә булган укытучылар коллективын дәрестән соӊ туплап, җәмәгать эшләрен оештыру аӊа җиӊел булмагандыр. Дәресләрне укыту һәм укытучылар дәресләрен тикшерү, фермаларда лекция уку, партия җыелышларында докладлар белән чыгыш ясау ул вакытта һәр нәрсәдән хәбәрдәр булу һәм тирән фикерләүне сораган. Моныӊ өстенә мәктәп балалары белән өйдән-өйгә кереп көл җыю, кичләрен фронтовикларга авылдашлары бәйләгән җылы бияләй һәм оекбашларны хатлар юллап, посылка итеп салу, һәр ай саен яӊа спектакль өйрәнеп, авылда һәм тирә-як авыл клубларында кую һәр кемнән зур ихтыяр көче тәлап иткән.
Фронттан ирләр кайткач,Нәгыймә апа мәктәп директорыныӊ укыту-тәрбия эшләре урынбасары итеп билгеләнә һәм шушы хезмәтне лаеклы ялга киткәнче намус белән башкара. 1947 елда авылдашы Рәхимҗанов Рәхимҗан белән гаилә кора, бер-бер артлы 5 бала алып кайтып, 6 нчы бала, үз кызыдай якын күргән Рәйсәне дә тәрбияләргә дә өлгерә. Декрет ялы турында сорагач, бераз сәерсенеп куйды Нәгыймә апа. - Ул заманда бала тапкач өйдә утыру юк иде, башта өйдәгеләр, соӊыннан олы улым Дамир кулында булды балаларым, дип әйтеп куйды ул. Завуч булгач, җәмәгать эше кимү түгел, артты гына, соӊрак колхозныӊ партия оешмасын да җитәкләүне йөкләделәр, ди ул.
Яӊадан хатирәләрен барлап:
- Иӊ авыр җәмәгать эшләремнеӊ берсе - колхозныӊ стена газетасын чыгару иде. Хәбәрләрне эзләргә, язарга гына түгел, начар эшләгән, колхоз эшендә ялкауларны, төрле кимчелек җибәргән авылдашларны исемләп күрсәтергә кирәк бит. Ул вакытта стена газета битләренә начар яктан телгә алыну иӊ авыр җәзаларныӊ берсе булды. Шул стена газетасы минем Мәскәүгә баруыма да сәбәпче булды. 1957 елда эшче һәм авыл хәбәрчеләренеӊ Бөтенсоюз съездында катнаштым. Башта атна буе башкала белән таныштырдылар. Съездныӊ беренче көнендә, колагым ялгыш ишетәмме дип торам, мине президиумга сайларга, дип тәкъдим иттеләр. Авылча күлмәк-жакет кигән килеш, съезд беткәнче, президиумда утырдым. Янда Поспелов, Суслов кебек партия Үзәк комитеты членнары утыра. Озакка, 2 атнага сузылды ул җыелыш. Сәбәбе соӊыннан беленде, без 10 көн Хрущевныӊ Америкадан кайтканын көткәнбез икән. Ул, һәр вакыттагыча капиталистларны сүгеп, эчке нык ышаныч белән яӊа җәмгыять төзү кирәклеге турында трибунада ялкынлы чыгыш ясады. Залда утырган һәр кеше, шул исәптән без дә кул чаба-чаба аны тыӊладык, дип искә алды ветеран.
Сугыштан соӊгы еллар авылда җиӊелләрдәй булмый. Иске мәктәп бинасын җылыту, җыештыру ике хезмәткәр өстенә йөкләнә. Әти-әниләрне оештырып урман кистереп, үгезләр җигеп кайтарылган утынны кисү һәм яру,кыш буе бауга бәйләп җилкәгә күтәреп, икенче этажга ташу һәм таӊ алдыннан мичкә ягып, укучылар килгәнче исе бетәрлек итеп томалау да аларныӊ вазифасына керә. Ибәт абый, аныӊ хатыны Кәшифә, соӊрак Хәбирә, Мәүлидә апалар бу эшне башкарганда сыкранмады, зарланмады, ди ул.
- Мин бит әле данлыклы директор Фәрзи Гыймадиевич белән дә эшләдем, аннан күп нәрсәгә өйрәндем, ә инде директор Бакый белән эшләү чын мәгънәсендә зур мәктәп иде. Үземнән башлап һәр кешегә тәлапчән булдым, шул ягым белән дә охшагаммындыр инде. Коллективка әйтеләсе кайбер авыр сүзләрне җиткерүне дә миӊа йөкли иде. Әле пенсиягә чыккач та, әйдә кире кайт, бер-ике ел булса да эшлә, дип йөрде. Озак еллар, үзе лаеклы ялга чыгып, музейда эшләгәндә, башта килеп, соӊрак телефоннан шалтыратып, көндәлек даими хәлемне белешә-сорый иде. Иртә китте, әле күпме эшлисе эше бар иде, - дип күпләрнеӊ остазы булган Бакый Зиятдиновны искә төшереп, уфтанып алды ул.
Гапләшеп утырганда, Нәгыймә апа бергә эшләгән хезмәттәшләрен олы ихтирам белән искә алып, аныӊ кебек гомере буена Нормабаш мәктәбендә укыткан мәрхүмә әнием - Гыйрфанова Раузаны, Садриева Фагыйлә апаны, әле исән-сау Галиева Галимә апаларныӊ хезмәтен дә олы бәяләде.
Нәгыймә апаныӊ тормыш юлы, куйган хезмәте мәртәбәле, зур мактауга лаек. Тормыш иптәше Рәхимҗан абый белән олы улы Дамир гаиләсенеӊ тоткасы булып озак еллар тигез гомер кичерделәр. Рәхимҗан абый районыбызныӊ 100 яшьтән арткан аксакалы буларак 6 ел зурланды. Бугенге көндә Нәгыймә апаныӊ 6 баласыныӊ 5се исән-сау, Әнәс исемлесе Карадуганда, Рафисы Саратовта, Илнур исемле Чебоксарда, кызы Рәйсә Яшел үзән шәһәрендә үз гаиләләре белән гомер кичерәләр. 4нче улы Рәиснеӊ генә гомере озын булмый, Ленинград шәһәрендә җирләнә. 5 бала, 10 онык һәм 3 оныкчы бу йортка бергә җыелганда төп өй килене Сания ханым сабыр гына һәрберсенеӊ күӊелен күрә, тәрбияли, күчтәнәчен хәстәрләп җибәрә. Гаиләдә олы бала Дамир абый районыбызныӊ күренекле төзүчесе, мастер буларак Карадуган мәктәбе, район үзәк хастаханә биналарын һәм башка бик күп объектларны төзүдә катнаша, «Татарстан АССРныӊ атказанган төзүчесе» дигән мактаулы исемне горур йөртә, бүген лаеклы ялда.
Татарстан АССРныӊ атказанган мәктәп укытучысы Нәгыймә Сәгъдиеваныӊ 95 яшьлек юбилеен хөрмәтләп килгән Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин үзенеӊ рәхмәтләрен белдереп, ветеранга соклану хисләрен җиткерде. Ил башлыгы Владимир Путин кул куйган котлау хаты һәм район хакимиятеннән, район мәгариф идарәсеннән, «Игенче» күмәк хуҗалыгы һәм Карадуган авыл җирлегеннән бирелгән бүләкләргә рәхмәтен җиткереп, Нәгыймә апа миӊа үзе бергә эшләгән хезмәттәшләренә, райондашларга үз сәламен җиткерергә кушты. Һәм мине шуны үтим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250