Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Нилүфәр Әлтәповага - 90 яшь (+фото, видео)

Котлыйбыз!

Дәһшәтле сугыш чоры кешеләре турында "төптән ныгып күтәрелгән кешеләр" дип әйтү дөрес булыр иде. Чөнки алар берсе дә авырлыклар алдында югалып калмаган, балалык акылы белән олыларча фикерләргә-яшәргә өйрәнгән, эш-хезмәтне авырына-җиңеленә бүлмичә эшләгән, үз хәләл көчләре белән бүгенге тормышны төзегән кешеләр. 

Лаеклы һәм гыйбрәтле тормыш юлы узып, хәерле картлыгын газиз балалары янында каршылаучы Карадуган җирлегенең акъәбисе Нилүфәр Минһаҗ кызы Әлтәпова бүген 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршы алды. Юбилее уңаеннан өлкәнебезгә Россия Президентының котлау открыткасы, Балтач районының Рәхмәт хаты, бүләкләр тапшырылды. 

Нилүфәр апа алты балалы ишле гаиләдә тамыр ныгыта. Бүгенге көндә бертуган энесе Илгиз дә исән-сау . 47 яшендә тол калып балаларын берьялгызы олы тормыш юлына чыгарырга туры килсә дә зарлана белми өлкәнебез. Авырлык, михнәтләрне эш белән җиңдем,- ди ул.  Үзе дә балачактан ук хезмәт белән чыныгып үскән Нилүфәр апа балаларын да үз үрнәгендә тәрбияли. Бүгенге көндә дүрт баласы, алты оныгы, оныкчыкларыннан кадер-хөрмәт күреп яши ветеран. Шушы бәхетләре дәвамлы булсын Нилүфәр апаның. 

Хөрмәтлебезгә киләчәктә дә хәерле, кадерле картлык, сәламәтлек һәм иминлек телибез!

 


Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев