Әнкәң күзләренә бер бак әле...
Әниләрнең карашлары нурлы була һәм күзләреннән шатлык чаткылары сирпелә шулчакта, әгәр дә бала әнисенә карата рәхим-шәфкатьле булса, авырлыклар китермәсә, әни хакын хаклап яшәсә. Ана өчен бала алтмышта да бала.
Шуңа күрә аналарның кылган һәр гамәле бала өчен, шатлыгы да, борчуы да бала өчен, әнә шул хакта онытмасак иде. Хәер, әни булмый торып әни кадерен белеп булмый. Кыз бала өммәтендә яралган затлар әни булу бәхетен татый ала, бик сирәкләр генә бу ләззәтле бәхеттән мәхрүм. Дөрес, җәмгыятьтә хәзер Ана дигән бөек исемгә лаек түгел затлар да очрый, андыйларның күңеленә тәүфыйк иңсен дияргә генә кала.
Бу тормышта нишләсәң дә Әни кирәк, әниләрдә генә ихлас, җылы караш, алар гына сиңа якын дус, алар гына сине сатмый, яклый, какмый. Ил өстенә килгән авырлыкларны үз җилкәләрендә йөрткән әниләребез бар, нәкъ менә алар, карыннары ачса да, бер телем икмәкне үз авызына алмыйча, балаларына каптырган, нәкъ менә алар ул-кызларыбыз кеше булсын, дөнья күрсен дип көнне-төнгә ялгап эшләгән, бүгенге бәрәкәтле тормыш, киләчәк өчен тырышкан. Хәзер исә өлкән буын, сөбханалла, барына шөкерана кылып яши. Күңел тынычлыгы гына кирәк аларга. Иртән шалтыратып хәл белү дә әнкәйләрнең гомерен күпкә озайта. Егерме беренче гасырда мондый изгелекне эшләү кыен түгел, телефоннар кулда, теләк белән мән генә кирәк. Ә инде әнкәйләре үз яннарында булганнарга ягымлы сүз белән җылы карашны кызганмау мәслихәт. Өлкән яшьтәгеләргә бигрәк тә. Әнә, Комзавод авылында гомер кичерүче 90 яшьлек Мәүдүдә әби тормышыннан бик канәгать, ”Улларым акыллы, киленнәрем әйбәт, кочып кына күрешәләр, киявем яхшы, шулкадәр рәхәт тормышым,” дип кенә тора. Барлык әниләргә дә тормышларыннан канәгать булып яшәргә язсын, нәкъ менә Мәүдүдә әби кебек.
Чутай авылында туып-үскән, туган колхозында кортчы булып та эшләгән, сөт тә җыйган, бригадир ярдәмчесе булып та хезмәт куйган Мәүдүдә әби Комзавод авылына килгәч тә югалып калмый, ни кушсалар, шуны эшли. 24 яшендә килен булып төшә, уңган Муллагәрәе белән бик озак еллар матур гомер кичерә. “Ирем колхозда балта остасы иде. Иллә дә төгәл кеше иде, һәр башкарган эше җиренә җиткән булды.
Бик әйбәт яшәдек. Гәрәемнән башка менә ун елдан артык яшим инде, урыны оҗмахта булсын”, дип, Мәүдүдә әби яраткан ирен кат-кат искә төшерде. Муллагәрәй абый белән алар биш балага гомер биргәннәр – дүрт ул һәм бер кыз үстергәннәр, бүгенге көндә ун оныгы, биш оныкчыгы бар. Төпчек улы Нургаян, килене Гөлчәчәк белән, гөлләр кебек дип әйтсәң дә артык булмас, бик күркәм гаилә булып яшиләр.
Әлеге нигез гомер-гомергә хезмәт сөючән ир балалары белән бәрәкәтле булды. Терлекне дә мулдан асрадылар, кортлар да тоттылар, агач эшләренә дә хирыс булдылар, буш вакытларында кулларыннан тальян да төшмәде, әти сүзе һәрчак өстен торды, әнинеке йөрәк түрләреннән китмәде. Әле дә шулай, әле дә терлек асрауны да ташламыйлар, корт асрап балын да саталар, тальянын да тарталар. Ир туганнар бергә җыелгач, Нурзада абый белән Нургаян абый тальян уйнап җибәрә, дөньялар ямьгә күмелә. Нургаян абыйдагы тальян гаять тә үзенчәлекле, Гәрәй абый сугыштан кайткач, кешедән өйрәнә-өйрәнә үзе ясаган тальян ул, әти төсе дип, ремонтлап, кадерләп саклыйлар. “Улларым акыллы булды, хәмер эчеп күземә күренеп, ямьсезләнеп йөрмәде, йөрәгемне бозмады. Шуңа да гомеркәйләрем озын булгандыр”, ди нурлы йөзле Мәүдүдә әби. Юбилярны котларга килгән Нөнәгәр авыл җирлеге башлыгы Альфред Әхмәтханов та, “Кызыл юл” җәмгыятеннән Рәис Сафиуллин да “Бик киләсе килеп килдек сезне котларга”, дип әбине куандырдылар, район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов иңнәренә ак шәл япты, чәчәк бәйләмнәре белән сөендерде, һәм дә әлеге чараның төп сәбәпчесе булган – РФ Президенты Владимир Путинның котлау хатын тапшырды.
Армиядәге оныгы Салават та котлап шалтыраткан, 25 көннән кайтам дип куандырган әбисен. Мәүдүдә әбинең бердәнбер кызы Сәвия Малмыж каласында яши, “гомер буе балалар бакчасында ашарга пешерде, гел бер урында эшләде, хәзер пенсиядә инде”, дип мактый әби кызын. Уллары да бер дигән. Олысы Хәниф Нөнәгәр авылында яши, механизатор булып эшләп, авыл тормышына зур өлеш керткән кеше; Гариф абый Малмыжда гомер кичерә, хезмәт юлын шофер һөнәре белән бәйләгән; Нурзада абый Балтачта яши, оста тальянчыны бистәдә, күрше-тирә авылларда белмәүчеләр бик сирәк; Нургаян абый, әйткәнебезчә, – төп йортта.
Саубуллашканда Мәүдүдә әбинең күзләреннән күземне алалмый тордым, алар һаман нур чәчә. Бәхет диңгезендә коенып, башкаларга да нур өләшүче Ана күзләре! Нурлы карашларың белән, бәхетле ана булып, әле бик озак еллар гомер ит, әбекәй! Син дә, хөрмәтле укучым, әнкәң күзләренә бер бак әле, балкысалар күзләр, – шатлан, моңсу икән,– җаныңның бар җылысын әнкәңә бир. Баласының җан җылысы, йөрәк хисе әнкәйләргә бик тансык. Бәйрәм көнне бигрәк тә!
... Әнкәң күзләреңә бер бак әле...
Әниләр көнендә мәрхүм булган әнкәйләргә дога ирештерик.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев