Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Нөнәгәр авылында яшәүче Зәйтүнә Гайнетдинова Бөек Җиңүнең 70 еллыгын яңа өйдә каршылый

Нөнәгәр авылында яшәүче Зәйтүнә Гайнетдиновага федераль программа нигезендә сугыш ветеранының тол калган хатыны буларак йорт төзелде. Бүген аның яңа өйгә күчү мәшәкатьләре белән йөргән көне.

- Инде йортка Коръән укыттык, күченеп кенә бетәсе бар. Атлаган саен яңа йортлы итүдә өлеше һәм хезмәте кергән һәркемгә чиксез рәхмәт әйтәм. Район җитәкчеләренә, төзелеш эшләре өчен җаваплы булган кешеләргә, төзүче егетләргә һәрберсенә аерым-аерым рәхмәт, тормышлары бөтен, мул, җитеш булсын, - дип тели Зәйтүнә апа.
37 ел укытучы булып эшләп, хезмәтенә һәрчак тугры калган мөгаллимә бүген уллары Раил белән Раузитның, 10 оныгы һәм 5 оныкчыгының олы кайгыртуын, укучыларының кадер-хөрмәтен тоеп гомер кичерә.
Зәйтүнә апа тумышы белән Түнтәр авылыннан. Алар гаиләдә 13 бала үсәләр.
- 7 классны тәмамлагач, сугыш башланды. Башка яшьтәшләрем кебек ук ул чорның авырлыкларын үз җилкәмдә татыган буын кешесе мин, - ди ул. Түнтәр, Субаш, Сәрдек мәктәпләрендә укыта. Кабат Түнтәр мәктәбенә эшләргә кайткан чагында Нөнәгәр егете Равил Зәйтүнәне урлап китә.
Төп нигезгә аяк басу белән яшь киленгә шүрәкә һәм энә сузып:
- Зәйтүнә, бөтен байлыгым шушы минем, - ди.
Шушы байлыкны кабул итеп алган көннән 59 ел да 7 ай парлы тормыш юлы үтә алар.
Яшьлегендә озын сугыш юлы үткән, батырлыклары өчен «Кызыл Йолдыз», I, II, III дәрәҗә Дан орденнары белән бүләкләнгән Равиле генә бриллиант туйларын көтеп җиткерә алмый.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын да бәйрәм итәрбез әле дип йөргән ветеран вафат була. Әмма якынлашып килүче бу тантаналы көннәрдә Зәйтүнә апа ялгыз түгел, 70 еллыкны ул ире истәлекләренә уралып балалары, онык-оныкчыклары белән билгеләп үтәргә әзерләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250