Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Нөнәгәр авылыннан Хәдичә Мөхәммәтҗанова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте (фото).

Нөнәгәр авылында яшәүче тыл ветераны Хәдичә Мөхәммәтҗановага 90 яшь тулды. Туган көн уңаеннан, юбиляр күпсанлы котлаулар, бүләкләр кабул итте.

- 90 тулганына ышанмыйм да. Бик күп авырлыклар күрсәм дә, озын гомерле булуыма шаккатам. Яшьлек елларыбыз бик авырлык белән үтте. Ул урман кисүләрнең бәгырьләргә үткәне... билгеләнгән норманы кисеп бетермичә урманнан чыгып булмый. Эх, ул ач килеш эшләүләре. Шушы авырлыклардан туеп берсендә "кем генә алса да, кияүгә чыгар идем" дип әйттем, - ди Хәдичә апа.
Малмыж районы Шагбан авылы кызының сүзләре амин дигән чорга туры килеп, Нөнәгәр егете Сафага кияүгә чыгып та куя. 1950 ел була бу. Мөхәммәтҗановлар гаиләсендә бер-бер артлы сигез бала дөньяга килә. Бүген инде һәрберсенең үз гаиләре, оныклар сөяләр. Әнә бит кадерле кешеләренең олуг юбилеена да ничек матур итеп җыелганнар. Хәер, төп нигездә һәр көн бәйрәмгә тиң. Рәис белән Равилә исә һәркемне якты йөз, тәмле сүз белән каршы ала, мул табыннар артында кунак итә. Шуңа аларга барчасы да рәхмәтле. Хәдичә әби дә өйдәге киленен мактап туя алмый.
- Бөтен балам да әйбәт, әмма Равиләгә берсе дә җитми. Мине бала кебек тәрбияли, бер генә дә авыр сүз әйтми. Бер-беребезне аңлап яшәгәнгә күрә, 31 ел кыз белән әни кебек тордык та инде. Минем гомеремне Равиләнең шифалы куллары, назлы сүзләре озынайтты, - ди Хәдичә әби.
Сүз дә юк, кадер-хөрмәттә яшәү дә гомер озынлыгына сәбәптер, тик Хәдичә апа тумыштан ит ашамый икән. Озын гомернең сере бәлки нәкъ менә шуңа бәйледер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250