Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Нөнәгәр авылында гомер кичерүче Гафифәбану Гыйләҗи кызы Мифтаховага бүген 90 яшь тулды (+фото, видео)

Бигрәкләр дә күңелле әбидә булып кайттык бүген! Кечкенә генә гәүдәле, орчыктай бөтерелеп кенә йөри, күзләр тия күрмәсен, берүк!

Нөнәгәр авылында гомер кичерүче Гафифәбану Гыйләҗи кызы Мифтаховага бүген 90 яшь тулды.

Бигрәкләр дә күңелле әбидә булып кайттык бүген! Кечкенә генә гәүдәле, орчыктай бөтерелеп кенә йөри, күзләр тия күрмәсен, берүк!

Җитәкчеләр бигрәк якын итә үзен, район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов иңнәренә ак шәл япкач, чират “Кызыл юл” җәмгыяте җитәчесе белән Нөнәгәр авыл җирлеге башлыгына җитте. Фердинанд Хәйруллин һәм дә Альфред Әхмәтханов белән и сөйләшеп тә күрәтте инде әбекәй, Сәрдектә яшәгән еллары да калмады, Нөгәргә килгәч дуңгыз караган чакларын да мәш килеп искә алдылар. Гафифәбану әбинең әле бүгенге көндә дә 7 кәҗәсе бар, моңарчы 13 булган, көч-хәл белән бетерттергән туганнары, мәче санын әйтеп тә торасы юк. Менә шундый хәрәкәтчән, тормыш җанлы әби турында  газетабыз битләрендә дә язарбыз әле.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X