Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Нотфулла Әхмәдулла улы Әхмәдуллинга 18 апрель көнне 90 яшь тулды

Смәел авылында гомер итүче Нотфулла Әхмәдулла улы Әхмәдуллинга 18 апрель көнне 90 яшь тулды.

Балтач муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Смәел авыл җирлеге башлыгы Рифнур Йосыпов, имам Шамил Хаҗиев, җаваплылыгы чикләнгән “Смәел” җәмгыятенең баш икътисадчысы Розалия Фазылҗановалар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Россия Президенты В.В. Путинның Котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.

Өлкәннәр арасында төрле хәлдә булганнары да очрый шул. Гомере буе хезмәттән бушамаган Нотфулла абзый Әхмәдуллин бүгенге көндә сәламәтлеге бик нык какшау сәбәпле, аның тормыш юлы турында Салавычта тормыш корып гомер итүче кызы - Нурия ханым белән сөйләшеп алдык.

- Безнең әти туган йортын, туган нигезен ташламады. Әниебез Мөнирә белән 6 бала тәрбияләп үстерделәр. Кызганыч, 6 ел элек, әти белән 60 ел бергә парлы гомер иткән әнибез һәм ике бертуганыбыз вафат инде. Әти белән әни 1952 елда кавышканнар. Икесе дә колхозда эшләделәр. Әниебез бригадада төрле эштә булса, әтиебез гомере буе атлар карады. Атларны бик яратты. Пенсиягә чыккач та, атлар белән эшләвен дәвам итте. 80 яшенә кадәр язын-көзен авыл буйлап хуҗалыкта бакчалар сукалап йөрде. Авыл халкы бик хөрмәт итте аны. Барган җирдән өйгә күчтәнәчсез кайтканы булмады. Балта эшенә дә бик оста булды. Үз авылыбызда гына түгел, хәтта Арча районы авылларына кадәр буралар мүкләргә (конопать итү) алып китәләр иде. Нинди генә эшкә тотынса да, күңелен биреп, намус белән башкарып чыкты. Безне дә әни белән кечкенәдән эшкә өйрәтеп үстерделәр.

Гел хәрәкәттә, хезмәттә булганга, кешеләргә игелек китергәнгә әти озын гомерле булгандыр да инде... Аның бертуган абыйсы Бөек Ватан сугышы ветераны Габделхәй Әхмәдуллин да 93 яшендә вафат булган иде. Ул соңгы елларда Балтачта улы гаиләсендә яшәде.

Әтиебезнең бүген аяклары йөрмәсә дә, күзләре күрмәсә дә, үзенең 90 яшенә җиткәненә, шушы мул тормышларны күрә алганына сөенә. Төп йортта кече энебез Рафил белән киленебез Гөлирә аны сабый бала карагандай тәрбиялиләр, күтәреп кенә йөртәләр. Без барлык балалары исеменнән аларга бик рәхмәтле. Бәйрәмнәрдә барыбыз бергә шушы нигезгә җыелабыз, кунак булабыз. Ходай әле тагын әтиебезгә хәерле гомерләр биреп, без балалары, килен-кияүләре, 15 оныгы белән 15 оныкчыгы өчен кадерле бабай булып яшәргә насыйп итсә иде! Киләчәктә дә әти-әни җылысын саклаган бу нигезгә шулай бергәләшеп җыелырга язсын! - дип күңелендә булган ихлас теләкләрен ирештерде.

Рәсми Балтач

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкән юбилярлар