Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Нурания Галиевага 90 яшь (+фото)

Балтач бистәсендә яшәүче Галиева Нурания Әхмәтгали кызына бүген 90 яшь тулды.

Данлыклы Космонавтлар урамында гомер итүче, үткән-киткән кешегә һәрчак сәлам бирүче, җил-җил атлап йөрүче Нурания апаны урамда нигә күренми башлады дигән идек, баксаң, аягын сындырып, Казанда катлаулы операцияләр кичергән икән. Инде менә бер ай өйдә генә тора. Олы улы Рашит тәрбиясендә социаль хезмәткәр ярдәмендә гомер кичерә. 

Нурания әбине котларга район советы рәисе урынбасары Наил Сабирҗанов, Балтач башкарма җирлеге җитәкчесе Илдар Габдрахманов, социаль яклау бүлегеннән Алсу Гатиятуллина килде. Наил Нургаязович әбинең иңнәренә ак шәл япты, чәчәк бәйләмнәре тапшырды, РФ Президенты В.В. Путинның котлау хатын тапшырды. 


Нурания апа гомер буе туберкулез хастаханәсендә эшләгән. Иптәше Муллагали белән өч ир бала үстергән, укытканнар, армиягә озатканнар, өйләндергәннәр. Биш оныклары бар. Оныклар әкренләп гаилә кора килә. 
Гомер дигәннәре бик кадерле, Нурания әбигә дә яшәргә, савыгып-сәламәтләнеп, ямьле язларны капка төпләрендә каршы алырга язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев