Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Әнвәр Шәфигуллина: “Минем дә әти-әниле булып яшисем килә” (+фото)

Очраклы гына рәвештә Нөнәгәр авылының данлыклы карлыганчысы Әхмәтҗан абый белән танышырга насыйп булды. Юкса, бу якларга беренче генә баруыбыз да түгел.

Район контроль-хисап палатасы рәисе Равил Вагыйз улы Кәримов җитәкчелегендәге район делегациясе белән Маһиәнвәр Шәфигуллинаны 90 яшьлек юбилее белән котларга баргач, юбилярның нәкъ тә менә шушы данлыклы карлыганчының гомер юлдашы булуын белдем.

Кунакларны капка төбеннән үк колач җәеп, зур рәхмәтләр белдереп каршы алды Әхмәтҗан абый.

- Әнвәремне мин Малмыждан тарантаска утыртып алып кайттым. Шәһәрнең иң зур ашханәсендә пешекче булып эшли иде. Чибәрлеге, эшчән булуы, тәмле итеп ризык әзерләве, елмайганда энҗе кебек күренеп торган ак тешләре мине мизгел эчендә үзенә әсир итте, - ди Әхмәтҗан абый яшьлек елларын искә төшереп.

Ятимлектә үсеп, кечкенәдән үз көнен үзе күргән Әнвәр апа исә булачак иренең әти-әниле булуын белүгә үк ризалыгын бирә.

- Минем дә әти-әниле булып яшисем килә, - ди ул.

Менә шушы гади генә җөмлә парлы тормышка башлангыч була да инде. Бу вакытлардан инде алты дистә ел үткән. Тик бер-берләренә булган хөрмәт, ихтирам хисе генә үзгәрешсез калган.

- Бик авыр заманнарда яшәдек, әмма кулыбыз эш белгәч, тамагыбыз ач булмады. Әти-әниебез дә бик тырыш кешеләр иде. Сталин заманында Мәскәүдә узган съездга делегат буларак барган әтием илбашлыгының дачасында була. Шунда күзе виноград кадәрле зурлыктагы карлыганнарга төшә. Һәм кыяр-кыймас кына карлыган куагының үсентесен сорый. Ни хикмәт, Сталин исә эшчеләренә әтиемә дигән ике ботакны яхшылап төреп бирергә куша, - дип зур горурлык хисләре белән сөйләде Әхмәтҗан абый.

Әтисенең шөгылен еллар узгач улы дәвам итә. Ул үстергән карлыганнарны Балтачта гына түгел, якын-тирә республикаларда да яхшы беләләр. Гаиләне эшле дә, ашлы да иткән бу төр җимеш хуҗаларның өстәлендә икмәктән кала икенче кадерле ризык дисәм һич арттыру булмас. Әле алай гына да түгел, уңган хуҗалар бал кортлары да тоткан. Баш саны 150гә җиткән булган. Сәламәтлеге начарая башлагач, Әхмәтҗан абый бу хезмәтне авылда яшәүче туганының улына тапшырган.

Кызганычка, Әнвәр апа белән Әхмәтҗан абый бала сөю бәхетеннән мәхрүм була. Әмма Әхмәтҗан абыйның бертуган сеңлесе икенче тапкыр тормышка чыккан чакта кызын төп нигездә калдырып китә. Һәм Рузилә өчен абыйсы белән җиңгәсе әти-әнисенә әверелә.

Юбилейга дип Азнакайдан кадәр махсус кайткан Рузилә ханым да кадерле кешеләренә изге теләкләрен ирештерде:
- Әхмәтҗан абыем белән Әнвәр апама мин гомерем буе рәхмәтле булып яшим, ятим балачыгымны, яшьлегемне үз назлары белән тулы иткәннәре өчен мин аларга һәрчак бурычлы. Картлыкларында игелек кылып тыныч, мул тормышта яшәтә алсам иде, дип телим.

Сәламәтлекләре начарая башлагач, Азнакайга алып китәргә теләсә дә, өлкәннәр төп нигезне калдырырга теләми. Бүгенге көндә алар социаль хезмәткәр Рамилә Гомәрова тәрбиясендә яши.

- Рамилә безнең бәхеткә туган, - диләр өлкәннәр беравыздан. Үз әти-әнисе кебек тәрбияли. Өстәлегебездән кайнар ризык өзелми, киемнәребезгә кер кунмый, бакчаларыбызда бер чүп әсәрен күрмәссез, рәхмәт аңа.

Тормышның һәр сынавын зур сабырлык белән узып, тырыш хезмәт белән яшәгән, картлык көннәренә парлы булып атлаган Шәфигуллиннарга сокланып кайттым. Янәшәбездә без - яшь буын өчен үрнәк булырлык нинди күркәм кешеләр яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250