Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Нәзифә Бариева: "Ныгытып эшләгез, эштән дә рәхәт нәрсә юк"

Районның "Кайтаваз" радиосы редакторы Гөлйөзем ханым белән сөйләшкәндә Нәзифә Барый кызы Бариева берничә тапкыр шушы сүзләрне кабатлады. Кызы Гүзәл "юбилееңа кунаклар килә" дигәч тә, "ике ел элек кенә бакча китмәнләдем, 90 тулмыйдыр әле миңа" дигән әби.

Мондый хәрәкәтчән, 90 га җиткәч тә эш дип утырган өлкәннәрне күргәнем бар. Ә монда бит хәл башкачарак, 16 яшеннән бер аяксыз калган хатын сөйли. 1950 елдан 1984 елга кадәр кибеттә эшләгән, халыкка сәүдә хезмәте күрсәткән ул. Башта туган ягында - Норма, Нормабаш, Чапшар кибетләрендә халыкка көндәлек кирәкле товарлар алып кайтып саткан. Кияүгә чыгып килгәч, лаеклы ялга киткәнче, Бөрбашта эшләгән.

- Товарны алып кайткач, кайберләрен складка да кертеп тормый идек, кибет янында тышта тордылар Төнгә дә шунда калды. Тиюче булмады. Шуннан сатып бетерә идем, - ди Нәзифә ханым
- Хәзер калдырып кара. Җитмәүчелек заманында халык намуслырак булган икән, - дибез.
- Җитмәүчелек дип, эшләгән кешенең тамагы ач, өсте ялангач булмады. Эшләргә кирәк, эштән курыкмаска кирәк, - дип тагын шул үзенең яраткан сүзен кабатлады юбиляр. Ә үзенең бөтен гомере эш белән узган аның.
Әнисен тәрбияләп торучы кызы Гүзәл:
- Әни, чыкма инде, авылдашлардан да читен бит, - дип тыеп торуына карамастан, кызы эштән кайтканчы, бәрәңгене урындыкка утырып казып, тутырып алып керерлек кенә итеп, чистартып чүпләп куйган була ул. "Ике ел инде бакчага чыгып эшләгәнем юк" дип уфтана хәзер. Кемгәдер ышанып, кемдер килеп эшләп биргәнне көтеп утыру гадәте юк анда. Яшь чагында юлаучы машина белән чыгып китеп, шунда машина яллап, бер үзе товар төяп алып кайтканда ук шундый булган инде ул. Аның тырышлыгы, үҗәтлеге нәтиҗәсендә Бөрбаш халкы көндәлек куллану әйберләреннән өзелмәгән. Бөрбаш кибетендә товар төрле, товар күп дип күрше-тирә авыллардан да килгәннәр. Халыкка игелекле сәүдә хезмәте күрсәткән Нәзифә Барый кызының рәсеме озак еллар районның Мактау тактасыннан төшми. Күп тапкыр районның һәм "Татпотребсоюз"ның Мактау таныклыклары белән бүләкләнә. Аның әле дә үз-үзен тотышында, фикерләве һәм сөйләмендә 16 яшьтән бер аксыз калып яшәүнең авырлыкларының әсәре дә юк.

- Бер аягымның юклыгын белмим дә мин, - ул. Әле яшьрәк вакытында сәхнәләрдә биеп йөргән.
- Алкышлап, кабат чакыралар иде. Чыга алмый иде инде, икенчесен, - ди кызы Гүзәл. Парсыз аягын идәнгә куеп креслода утыручы мөләем карашлы кечкенә генә татар хатынына карата аралашкан саен хөрмәтебез, соклануыбыз арта гына барды.
- Бигрәк интеллегентный хатын, - дип пышылдады колакка район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина. Әйе шул. Шуңа күрәдер, ул тудырып үстергән кызларының да өчесе дә шундый. Гөлзада, Гүзәл, Гөлнур - өчесе дә үзләре яшәгән тирәлектә, эшләгән коллективларында хөрмәтле кешеләр. Инде менә Нәзифә ханымга алмашка ике онык, ике оныкчык үсә. Әбиләренең "ныгытып эшләгез, эштән рәхәт нәрсә юк" дип гел кабатлап торган канатлы сүзләрен ишетеп үсәләр.

Юбилярны котларга килүчеләргә иярүем белән үземне бик бәхетле хис иттем. Кайберләребез ике аяклы килеш тә тормыштан зарланып йөргән бер мәлдә, Нәзифә ханым Бариеваның тормышы аларга бик яхшы үрнәк булып тора, тормыштан ямь, тәм табып яшәргә өйрәтә.
- Куйган хезмәтләрегез, игелекле балалар үстергәнегез өчен зур рәхмәт сезгә, - диде 21нче ноябрьдә 90 яшен тутырган Нәзифә ханым Бариевага бүләк тапшырганда муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250