Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Нәзифә Барыевага район башлыгы үзе Путинның Котлау открыткасын тапшырды

Бөрбаш авылында яшәүче Нәзифә Барыевага 21 ноябрь көнне 90 яшь тулды, шул уңайдан аңа Президент В.В. Путинның Котлау открыткасы тапшырылды.

Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Бөрбаш авыл җирлеге башлыгы Сәйдәш Хәкимов, Балтач кулланучылар җәмгыяте рәисе Хәйретдин Шәйхетдиновлар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент В.В. Путинның Котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, авыл җирлеге һәм соңгы эш урыныннан бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.
Нәзифә апа тормышта зур сынаулар үткән кеше, әмма тырышлыгы, үҗәтлеге аны һәрнәрсәдән өстен иткән. Алтыннарга тиң балалар үстереп (кызганыч, улы мәрхүм), бүгенге көндә кызы Гүзәл тәрбиясендә яши.
Гүзәл Фатыйхова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250