Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

«Өч балам, 9 оныгым, 17 оныкчыгым миңа яшәргә көч бирә»

Балалары, оныклары, оныкчыклары авылның мөхтәрәм шәхесе Серафима Григорьевна Колистратованың гомер бәйрәмен – 90 яшьлек юбилеен билгеләп узды

Ул көнне Иске Чепья авылы урамы Сабантуй көннәрендә генә була торган бала-чаганың шат тавышына күмелгән иде. Шәһәр тарлыгыннан киң авыл урамына иркенләп уйнарга чыккан балаларның шатлыгы бөтен авылга таралган. Бу 19 февраль көннең шатлыклы сәбәбе бик гади, әмма әһәмиятле – балалары, оныклары, оныкчык-лары авылның мөхтәрәм шәхесе Серафима Григорьевна Колистратованың гомер бәйрәмен – 90 яшьлек юбилеен билгеләп узарга җыйналганнар икән.

Котлауларны рус телендә башлаган кунакларга Серафима апа, итагатьлек белән, мин бит татарча сөйләшәм, татарча яхшырак беләм, дип шаккаттырды. Юбилярны котларга килгән Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов, җирле җитәкчеләр Серафима Григорьевна белән озаклап хәлләр белешеп, инде тарихларда калган чорларны искә алып, ачылып, сөйләшеп утырдылар. Тырыш хезмәте белән үзен таныткан шәхесне котлап, Рәхмәт хатлары, истәлек бүләкләре, чәчәкләр тапшырылды, аның иңнәренә ак шәльяулык салынды.

Юбилярның тормыш юлы авыр, һәр сугыш чоры баласыныкына аваздаш.  Ул Иске Чепья авылында дөньяга килә.

– Балачак, яшьлек елларым авырлыкта узды, чөнки әнием бик яшьли гүр иясе булды, – дип искә алды Серафима Григорьевна. – Ярый әле өч абыем миңа терәк булдылар, бүгенге көндә алар инде мәрхүм, урыннары оҗмахта булсын, – ди ул. Әтиләре гомер буе урман каравылчысы булып эшләгән, барлык эш балалар җилкәсендә була.

Серафима Григорьевна гомер буе фермада эшләгән. Иң элек колхозның тавык фермасында хезмәт куйган. Аннан соң сарыклар караган.

– Ферма авыл янында, елга аша урнашкан иде, балаларны да карарга, ашатырга кирәк, хәзерге вакыттагыча декрет яллары дигән сүз юк, балаң кечкенә булса да, син эштә булырга тиеш, шөкер, сынатмадык. Балалар да бик тыңлаучан булды,  һәрвакыт хезмәттә булдылар, эшләп үстеләр, миңа фермада булышырга да вакыт табалар иде, – дип искә алды ветеран. Серафима Григорьевна һәрвакыт тырыш хезмәте белән макталган. Авылдашлары аны киң күңелле, ярдәмчел булганы өчен хөрмәт итә. Күршеләре әйтүенчә, печән, салам кайтса, булышасы булса, иң элек Серафима апа кереп җиткән, соңрак балалары да гел ярдәмгә килә торган булалар.

Бүгенге көндә дүрт баласының өчесе исән, 9 оныгы, 17 оныкчыгы бар. Серафима Григорьевна авырлыклар күреп яшәсә дә, шөкер, картлыгы кадер-хөрмәттә уза. Бүген ул кызы Галина гаиләсендә яши. «Балалар, онык-оныкчыклар бик хөрмәтли үземне», дип куана юбиляр. Озын гомер, сәламәтлек телибез Сезгә!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 90 яшь