Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Өебездә әни җылысы

Әни пешергән пәрәмәч, өчпочмак, коймакларны әле дә сагынып искә алабыз, чөнки аның кебек итеп пешерә белүче юк аларны.

Мәгъсүмә Муллагали кызы Сосна авылында туып үсә. 1956 елда Көшкәтбаш авылына Гамил Габделхәевка тормышка чыгып, биш бала тәрбияләп үстерәләр. Мәгъсүмә апа озак еллар кайнанасы белән аңлашып яшәп, аны олылап, соңгы юлга озата. Әнисеннән соң тормыш иптәше Гамил ага да озак яшәми, 1993 елда вафат була. Маһибәдәр апа аш-суга бик оста була, киленен дә ул өйрәтә. Чөнки Мәгъсүмә апаның әнисе ул кечкенә чакта ук вафат була һәм кызчык әтисе белән абыйлары тәрбиясендә үсә.

Тормышка чыкканчы Мәгъсүмә апа сарык фермасында эшли, аннан соң дуңгызлар карый, бераздан янәдән сарык тәрбияләү эшенә әйләнеп кайта.

Биш балага гомер бүләк иткән Мәгъсүмә апаның бөтен балалары да янәшәсенә җыелып, аның хакында шундый матур, җылы хатирәләрен җиткерделәр. Инде үзләре әби-бабай булсалар да, алар әниләренең исән-сау булуына сөенеп бетә алмыйлар.

– Әни кечкенәдән яхшы булырга өйрәтте, әле дә аның киңәшләрен тотып яшибез. Ул бик тыныч холыклы, йомшак әни булды. Әшәке сүз әйткәнен дә, орышканын да ишеткәнебез булмады. Тәрбиясе үзгә, үзенчәлекле иде аның. Инде үзебез хәзер әби-бабай булсак та, туган нигезгә ашкынып кайтабыз, чөнки биредә әле дә рәхәт һәм әни җылысы саклана. Әни пешергән пәрәмәч, өчпочмак, коймакларны әле дә сагынып искә алабыз, чөнки аның кебек итеп пешерә белүче юк аларны. Әни бөтенебезгә җитәрлек йон оекбашлар бәйли иде, гаилә белән бергә җиләк, мәтрүшкә, чикләвек, гөлҗимеш җыярга йөри идек без. Әти-әниле бәхетле балачагыбыз һәркайсыбызның күңелендә зур урын алып тора, – дип горурланып та, олуг хөрмәт белән дә сөйлиләр балалары Мәгъсүмә апа хакында.

Бүгенге көндә олы улы Рафил – Арборда, икенче баласы – Рәсүләсе Кукмарада, Рифаты һәм Зәбидәсе – Балтачта, Бәриясе үзе янәшәсендә яши. Мәгъсүмә апаның 10 оныгы, 6 оныкчыгы бар. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев