Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Олы йөрәкле ана 90 яшен билгеләп үтте

Улым Рашитнең "Мин әнине карыйм", дип кадер-хөрмәт күрсәтеп, янымда калуы минем йөрәгемә сары май булып ятты, ди Наҗия апа Зыятдинова кулын йөрәгенә куеп.

Иске Салавыч авылында гомер итүче Наҗия Зыятдинова 25 ноябрьдә якыннары янәшәсендә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Озак яшәүнең серен, мөгаен, әнисе белән кайнатасыннан алып калгандыр Наҗия апа. Әнисе - 93, ә кайнатасы 96 яшенә кадәр яшәгән булган.
Камил акылы, ачык хәтере, үткен зиһене, күзлексез дә газета-журналлар укый алуы, зур осталык белән бәйләве, йон егерләве, һәм әле дә тегү машинасында күлмәкләр тегеп кия алуы һәм бик күп уңай сыйфатларга ия булуы белән аны тәбрикләргә килгән һәркемдә ихластан соклану хисләре уятты. Наҗия Зыятдинова 90 яшькә җитсә дә, балаларына бияләй, оекбашлар, шарфлар бәйләп бүләк итә.
Ул хезмәт юлын укытучы буларак башлап җибәрә, Көшкәтбаш, Норма, Салавыч мәктәпләрендә укыта. Аннары махсус курслар үтеп кайткач, Салавыч авыл җирлеге идарәсенә секретарь итеп билгеләнеп, 32 ел намуслы хезмәт башкара ул. Авыл халкы белән килешеп, уртак тел табып эшли ул. Авылдашлары аны бик хөрмәт итә. Наҗия апа Район Советы депутаты булып та сайлана.

Наҗия апа тормыш иптәше - Бөек Ватан сугышы ветераны Мөбәракша Зыятдинов белән гаилә корып, дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Уртак балалары өчәү булса, берсе - Мөбәракша аганың бертуган сеңлесенең улы. Ул баланы үз канаты астына алганда Илдар исемле бу ир балага нибары 1 яшь чамасы гына була. "Тәпи дә йөри белми иде әле ул вакытта. 4 баланы да тигез күрдем, аермадым, бергә үстеләр", ди олы йөрәкле ана. Хәзерге көндә аның барлык балалары да исән-сау, 6 оныгы, 6 оныкчыгы бар. "Һәркайсының игелеген күреп яшим. Улым Рашит белән киленем Халисә мине кадер-хөрмәттә генә тоталар", ди тормышыннан бик тә канәгать булган юбиляр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250