Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Ор авылында яшәүче Серафима Ивановнага В.Путинның Котлау хаты тапшырылды.

Ор авылында яшәүче Андреева Серафима Ивановнага 90 яшь тулды.

Аңа В.Путинның Котлау хаты тапшырылды.
Ор авылына каян килде икән Серафима Андреева дисезме? Без дә шулай дидек. Башкалар да шулай кызыксынды. Баксаң, Киров өлкәсендә туып-үскән кыз, укытучылык һөнәрен сайлап, якташы Николай белән гаилә корып, өч бала үстереп, тыныч кына яшәп ятканда, 32 яшьлек ирен югалта. Һәм, безнең районга чиктәш кенә булган Носла авылына күчеп кайта.
Ор мәктәбенә укытучы кирәклеген ишеткәч, бирегә күченә. Берсеннән-берсе кечкенә өч бала белән чит-ят җирдә Серафимага җиңел булмый. Әмма ул бик тырыш, үҗәт, сабыр була. Өйгә хәтле салып чыга! Башкалардан ким-хур итми балаларын үстерә, аякка бастыра, авыл халкының ихтирамын, барлык балаларның мәхәббәтен яулый.
35 ел биредә балаларга башлангыч белем бирә ул. Үзе турында бергә эшләгән хезмәттәшләрендә дә, җитәкчеләрдә, авыл халкында да матур тәэсирләр генә калдыра. Аны юбилее белән котларга килүчеләрнең күплеген күреп, бер соклансак, аның турында берсеннән-берсе җылы сүзләр сөйләүчеләрне тыңлап, мең хозурландык.
Район социаль яклау бүлеге мөдире Алсу Гатиятуллина, җирле үзидарә рәисе Раузит Галиев,17 ел Сима апа (авыл халкы аны шулай дип йөртә) белән бергә эшләгән Равилә Исрафилова, мәктәп-бакчаның бүгенге "хуҗа"сы Альбина Җәләлетдинова, район ветераннар советы җитәкчесе, Серафима апаның укучысы Рифат Абдуллин, Ор авылы ветераннар советы рәисе Габдрахман ага Зарипов, авыл старостасы Әгъләмҗан ага Шакиров, хатын-кызлар советы рәисе Равия Хаҗиева, район мәгариф идарәсе баш белгече Диләрә Рәхимовалар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр, бүләк-күчтәнәчләр бирделәр.
"Маяк" хуҗалыгы җитәкчесе Хәлил Хаҗиев та, авылның иң хөрмәтле кешесен, бик-бик күпләрнең беренче укытучысы булган Серафима Ивановнаны олылап, бүләк җибәргән иде.
Бер улын югалткан, соңгы елларда сәламәтлеге шактып какшап, утырып кына торса да, кызы Лида, улы Владимир тәрбиясендә әле ул бик бәхетле картлык кичерә.
Күңеле көр, хәтер-зиһене күз тимәсен, диярлек. Тормыш сынауларына, авырлыкларына бирешмәгән мондый өлкәннәребез барыбызга да үрнәк, шулай бит?!
Хәерле гомерләр Сезгә, Сима апа!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250