Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Ор авылында 36 ел балаларга белем биргән мөгаллимә 95 яшьлек юбилеен каршылады

Юбилярны олуг гомер бәйрәме белән район башлыгы Рамил Нотфуллин үзе тәбрикләде. Аңа Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм район башлыгы исеменнән истәлек бүләге тапшырды.

Ор авылында гомер итүче Язилә Ганиева 10 июль көнне 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Юбилярны олуг гомер бәйрәме белән район башлыгы Рамил Нотфуллин үзе тәбрикләде. Аңа Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм район башлыгы исеменнән истәлек бүләге тапшырды.

Шулай ук Язилә Ганиеваны район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Ләйсән Гатауллина һәм Шеңшеңәр авыл җирлеге башлыгы Салихҗанов Рафил Харисович тәбрикләп ихлас теләкләрен ирештерделәр. Мәгариф ветераны буларак, Язилә апага озак еллар куйган хезмәте өчен ихлас рәхмәтләрен җиткерделәр.

 “Ор авылының чын патриоты кем?” дип сорасалар, бер сүзсез Язилә Шәрифулла кызы Ганиева дип әйтергә була. Чөнки ул бар гомерен туган авылына багышлаган шәхес. Ул 95 ел элек Ор авылында 16 балалы (!) Шәрифулла абзый гаиләсендә дөньяга килә. Авылның тормышы, халкының язмышы һәм киләчәге өчен яшьтән үк борчылып яши ул.

– Безнең әтиебез бик тәртипле, тырыш, укымышлы, дини белемле, галим булырдай кеше иде. Ул авылда бик озак еллар имам булып торды. Әниебез дә бик акыллы, уңган хатын иде. Гаиләбез бик тырыш, динле, тәртипле булды. 16 бала үссәк тә, бүгенге көндә бертуганнарым арасыннан мин генә исән калдым. 15 туганым җир куенында ята.

Без барлык балалар да кечкенәдән эшләп, хезмәт куеп үстек. Мин 7 яшьлек чагымнан ук эшли башладым. Үземнән 5 яшькә олы бертуган апам белән авылның  14-15 яшьлек кызлары янында колхоз басуына уракка төшкәнем истә калган. Авылдан бер үзем җәяүләп Яңгул урта мәктәбенә чыгып, урта белем алдым. Көзге караңгы кичләрдә, ялга кайткан чакларда, нәнә (әни) елга аша Яңгул ягына чыгарып, мине елап озатып кала торган иде. Ике елны шулай итеп укып бетереп кайтуга мине 1941елда  Ор мәктәбенә башлангыч сыйныфлар укытучысы итеп куйдылар. Сугыш вакыты, авылда ирләр юк, карт-коры да, хатын-кыз һәм бала-чага. Ә эшләргә, тормышны алып барырга кирәк... Мәктәптә укыткан чакларда да колхоз эшеннән калмадым. Төшкә кадәр укыта һәм төштән соң колхозга эшкә чыга торган идем. Чыпта сугу эшенә йөрдем. Ял көннәрендә дә басуда булдым. Әле аның өстенә колхозда бара торган утырышларны алып бару эшен дә миңа йөкли башладылар. Классымны, укыта торган дәресемне башка укытучыга калдыртып, клубка утырышлар алып бару өчен чакыртып алалар иде.  Бик авыр еллар иде ул - аны сөйләп тә, язып та бетерә торган түгел! Мин Ор авылыннан ул чордагы урта белем алган бердәнбер кеше булдым. Ул вакытта урта белемле кеше булмаган. Һәм авыл тарихында 95 яшькә кадәр яшәүче дә мин генә. 36 ел буе бер урында – Ор башлангыч мәктәбендә балаларга белем бирдем, хәреф танырга, язарга, укырга өйрәттем, ”,  дип тормыш юлы белән таныштырды Язилә Шәрифулловна.

Язилә апа  1954 елда Габдулла Ганиев белән гаилә корып, 6 бала  тәрбияләп үстерәләр. Тик кызганыч бүгенге көндә гомер иткән тормыш иптәше Габдулла абзый һәм  ике баласы – Зиннәт белән Рузилә вафат инде.

Нурзилә – Арчада, Җәүдәт – Орда, Рәхилә – Шеңшеңәрдә, төпчек улы Разит – төп нигездә яши.  Юбилярыбыз   ул-кызлары, килен-кияүләре һәм  11 оныгы, 14 оныкчыгы тәрбиясендә тормышка шөкер итеп, камил акыл, үткен зиһен белән гомер итә.

“Ил-көн яңалыклары белән кызыксынып, хәбәрдар булып тора. Бүген дә күзлексез газета-журналлар укый, безгә үзенең киңәшләрен бирә. Әле тагын киләчәктә дә безгә терәк һәм киңәшче булып яшәсен иде, Ходай сәламәтлектән, иминлектән аермасын!” дип тели балалары.

Рәсми Балтач

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкән юбилярлар