Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Өй түрендә урыны

Куныр авылында яшәүче Фәһимә Шәрифҗан кызы Ибраһимова 90 яшьлек юбилеен туганнарының кадер-хөрмәтендә каршылый.

Аның балачагы рәхәтлектә үтмәгән. Урагын да урган, ат белән заготзернога икмәк тә ташыган, учетчик та булып эшләгән. – Тормыш иптәшем Галимулла Ибраһимов Бөек Ватан сугышы ветераны иде. Советлар Союзы Герое Хәбибулла Ибраһимовның бертуган энесе. Гомере буе хуҗалыкта эшләп лаеклы ялга чыкты. Бүгенге мул, рәхәт тормышларны гына күрә алмады картым. Инде үлгәненә дә унсигезенче ел китте. Бик сөенгән булыр иде. Бердәнбер улыбыз да 2001 елда вафат булды, әле ярый туганнарым бар. Энем Габделбәрнең кызы Алсу гаиләсе үз әниләредәй тәрбияли, рәхмәт үзләренә, – дип сөенә Фәһимә апа.

Чыннан да, бик хөрмәтлиләр Фәһимә апаны, урыны да өйнең түрендә. Кемдер үз әнисенә дә кадер-хөрмәт күрсәтмәгән заманда туганнары өчен җан атып яшәүләре мактауга, соклануга бик лаек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкән юбилярлар