Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Парлы картлык – олы бәхет

Пыжмара авылында туып, биредә лаек-лы хезмәт юлы үткән Миңсафа Йосыповага 1 август көнне 90 яшь тулды.

Йосыповлар йортының тәрәз төпләреннән чәчәккә күмелгән гөлләр каршы алды безне. Өйгә килеп керүгә түрдә парлап утырган әби белән бабайны күреп, күңелдә сөенеч туды. Шундый олуг юбилейны парлы булып каршы алу нинди бәхет бит ул.

– Әтием Бөек Ватан сугышында һәлак булды, әнием Свердлау өлкәсендә вафат булды. Кияүгә чыкканчы 6 ел атчы булып эшләдем, 1955 елда тормышка чыктым. Ирем Гафифулла да шушы авыл егете. Аннан соң гел бригад эшендә булдым, гомерем буе колхозда эшләдем. Үзебез дә малларны күп асрап яшәдек, тырыштык. Бик әйбәт тордык, тавышланышып, кайтып-китеп йөргәнем булмады. Килдем, тордым, – ди юбиляр.

– 1955 елдан бирле гел бергә инде без, – дип елмая юбилярның тормыш иптәше Гафифулла абый. – Биш балабыз булды, олы улыбыз Фирдәүс Свердлау өлкәсендә яши. Фәритебез тормыш иптәше Сәрия белән авылда төпләнеп калдылар. Фәридә кызыбыз Наил кияү белән Балтачта гомер итәләр. Фәнис улыбыз киленебез Илсөяр белән төп йортта, янәшәбездә яшиләр. Безнең өчен зур терәк тә, таяныч та алар. Төпчек кызыбыз Рәмзия Шодада тора, – дип балалары хакында бергәләп сөйләде Йосыповлар.

Төп йортта яшәүче киленнәре Илсөяр апаның бу йортка килгәненә дә 34 ел икән инде. – Утыз елдан артык уртак тел табып, бер фикердә булып яшәдек. Өч балабызны үстерергә ярдәм иттеләр. Алар безнең өчен зур терәк тә, әле бик кирәк тә. Әниебез ашарга бик тәмле пешерә иде, һәрбер баласына бияләй, оекбашлар бәйләп киертте, шәлләр дә бәйли иде, кулыннан бик килә торган, тырыш кеше ул, – ди Илсөяр апа.

Миңсафа апа да, Гафифулла абый да тыл ветераннары. Гомерләре буе колхозда эшләп, лаеклы ялга чыкканнар. Миңсафа апаны юбилее белән котларга килгән «Кама» хуҗалыгы җитәкчесе Рәкыйп Нәҗипов: «Миңа сезнең белән эшләү насыйп булмады. Тик улларыгыз белән эшлибез. Рәхмәт шундый тырыш балалар үстергәнегез өчен», диде җитәкче.

– Үзегезгә бик зур рәхмәт печән, салам белән тәэмин иткәнегез өчен, мал асрап яшәүчеләр өчен зур ярдәм ул, – диде юбиляр.

Миңсафа апа бу көнне бик күп котлаулар кабул итте. Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов та изге теләкләрен ирештереп, район башлыгының Рәхмәт хатын, Рәсәй Президентының котлау хатын тапшырып, юбилярның иңнәренә ак шәлъяулык япты. Пыжмара авыл җирлеге җитәкчесе Рафил Җәләев та Миңсафа апага сәламәтлек, Гафифулла абый белән тигез, матур киләчәк теләде.

Бик тиздән Гафифулла абыйга да 90 яшь тула. «Алдарак туган ул миннән, картырак шул», дип шаярта ул тормыш иптәшенә карап, ә Миңсафа апа аңа карап елмая гына. Хөрмәтле өлкәннәр, алдагы көннәрегезне сәламәтлектә, бәхеттә, күңел тынычлыгы белән үткәрергә язсын сезгә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкән юбилярлар 90 яшь сугыш урлаган балачак