Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Патриот егет тә үстергән әти ул

Габдрәкыйп аганың сагышлы җанына кереп урнашкан әлеге кадерле затлар якты дөньяларда юк шул инде.

Балтач бистәсендә гомер итүче Габдрәкыйп ага Галимов хезмәт белән көн күргән, илгә игелекле балалар үстергән

— Әйдә, Тәлгать, тот бүрәнә башын, җәһәт-җәһәт кенә күтәрик!

— Габделхәй, кара әле, такта тигез куелганмы?!

— Рафис, түбәдә сак бул, егылып төшмә!!!

Туксан биш яше белән баручы Габдрәкыйп абыйның уйчан да, ара-тирә елмаеп та куйгалаган карашларыннан, кызарып-кызарып киткән күзләреннән үткәндәге матур хатирәләрне уку, бергә эшләгән иптәшләрен сагыну хисләрен тоемлау кыен түгел иде. Гомер иткән Бибисарасыннан да, бияләй теккәнме, әзерме, дип сорап куя кебек. Тиз-тиз генә тәрәзәгә багып кызы Резеда утырткан алмагачка да сөеп карый. Ике тапкыр Әфган сугышына кергән улы Фәрит тә күз алдына килә. 5-6 яшьлек Фоаты да кайчакларда әти дип эндәшкәли кебек...

Габдрәкыйп аганың сагышлы җанына кереп урнашкан әлеге кадерле затлар якты дөньяларда юк шул инде. Бергә балта тотып, авыр хезмәтләр башкарган, бер-бер артлы әллә никадәр йортлар, фермалар салган кулдашлары инде күптән мәрхүм булдылар. Гаять тә авыр хезмәт, авыр-авыр бүрәнәләрне күтәрү, урман кисүләр аларның сәламәтлеген какшатты, Габдрәкыйп аганың да җилкә башлары бик сызлый хәзер, гайрәтле чакта эшләгәннәре чыга. Чордашларыннан Шәрипҗан ага белән Гыйльван ага гына калып бара бугай инде, гел хәл белергә килгән әлеге олпат затлар да хәзер сирәк күренә. Картаялар шул, картаялар... Карчыгы Бибисара апаның бакый дөньяга күчкәненә дә ун еллап икән инде. Сайлау урналары күтәреп авылдан-авылга йөргәндә танышкан булганнар алар, Бибисара апа сайлау комиссиясендә утырган. Озак еллар матур гомер иткәннәр, картын бик кадерләп яшәгән Бибисара апа.

«Габдрәкыйпнең бер бармаклы эш бияләйләрен төннәр буе ямап чыга иде», диләр аның турында. Резедасы да күптән юк инде, начар авыру аны бик яшьләй якты дөньялардан аерды. Бала тудыру бүлегендә сабыйларны сөеп-яратып караучы Резеда ханымны күпләр хәтерли торгандыр әле. Фәрит улына килгәндә, ул хәрби кеше булды, ике мәртәбә әфган сугышына керде, һәр керүендә дә әнисенә белгертмәде, ләкин ана йөрәге сизде, хатлары да башкача рухта язылган, сугышта ахры бу Фәрит, дип, гел кабатлый торган була. Кызганыч, сугыш ачыларын җиңеп, яман чиргә каршы да көрәшә алган Фәрит әфәнде язгы суларга төшеп югалгандай булды, фаҗигале төстә гомере өзелде. Ә инде 5 яшьләр тирәсендәге Фоатын менингит чире алып китте. Бик озак газизләренең мәете каршында моңсуланып басып торды Габдрәкыйп ага, сагышланып, уйланып, сабыр итү газапларын учына кысып тын гына басып торды...

Әле ярый янында кызы Фәридәсе бар, ире Рәис белән көн дә алмаш-тилмәш әтиләре янында. Хәйран авырган әле бабай, тернәкләнеп кенә килүе, хәтере дә аксаклап киткән. Шуңа хатирәләрне Фәридә апа белән бергәләшеп барладык.

— Әти безнең чын эш аты булган кеше, — ди Фәридә ханым. — Әтиләр буыны, алар хезмәтне яраткан, эш сөйгән буын, чөнки геннарына шулай салынган. Безнең, сезнең буында да бар әле ул эшкә тартылу, ә менә аннан соңгы буын нишләр, авыр эшкә ничек тартылыр, анысы бер Аллаһка билгеле. Хезмәт бит ул тәрбия дә, әхлак, кешелеклелек сыйфатлары да кергән аңа.

Чыннан да, Габдрәкыйп ага буыны китә бара, алар белән бергә туган якның тарихы, хис-кичерешләре, вакыйгалары китә. Язалган кадәрен район газетасы үзенә сыйдырып кала-калуын, әмма яшь буынга да булган проектларын шушы өлкән кшеләребезне барлап, аларның хатирәләрен җыеп дәвам итәсе, киләчәк буыннарга җиткерәсе иде.

Габдрәкыйп ага 1929 елның июлендә Балтач авылының Нариман урамындагы беренче йортында дөньяга килә. Ул елларда ул тирәдә бик зур базар гөрләгән, базарның озынлыгы су буена, Сафин Зәкиләргә (Балтачлыларга яхшы таныш табиб Рәшит Сафинның төп йорты, ди Фәридә ханым) кадәр җитә иде диләр. Биш бала үскәннәр, олы абыйсы Рамазан, аннан Габдрәкыйп үзе, кыз туганы Фатыйма, энесе Габделхәй, сеңлесе Мөнирә. Әтисе Ватан сугышына киткәндә Гадрәкыйпкә 12 яшь була, әтисе белән бергә унике таза-таза абыйлар китүен, әтисенең үз аты белән Кече Лызига кадәр озата баруларын, аннан төшеп калып, абыйсының гына Арчага кадәр озата китүен малай хәтерли әле. Хәтта шул авылдагы дин әһеленең аркасыннан сөеп, «алар анда озак тормыйлар, кайталар, яме», дип юатуын да онытмый. 

(Дәвамы бар).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев