Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Һәр баласында көтелгән хөрмәтле кунак

1 гыйнвар көнне Балтачта яшәүче Рафис Әүхәдиевлар гаиләсендә яңа ел башлану белән генә түгел, 4 балага тормыш биреп, тәрбияләп үстергән, 10 онык һәм 10 оныкчык өчен гаять якын, газиз булган Әминә Галимулла кызының 90 яшьлек юбилее белән истә калгандыр.

Юбилярны тәбрикләргә балалар-оныклар белән бергә Карадуган авыл җирлеге башлыгы Шамил Низамиев җитәкчелегендә Рәшит Сабиров һәм башка артистлар да килеп, яшьлек елларының истәлеге булган матур җырлар бүләк иттеләр.

… Әминә апа Таузар авылында ишле гаиләдә туа. Абыйлар, сеңелләр белән тату гаилә булып матур гына яшәгәндә илне сугыш афәте чолгап ала. Абыйлар-әтиләр сугышта, бар эш яшүсмерләр җилкәсенә төшә. Фронттан да кайгылы хәбәрләр килеп кенә тора. Әминә апа бүген дә күз яшьләре аша абыйсының үлгән хәбәре килүе турында искә ала. Фронттан җибәрелгән кечкенә посылкада абыйсының дош-ман пулясы тишеп чыккан, канга баткан Кызыл Армия солдаты таныклыгы һәм партия билеты була. Бу документлар соңыннан Кенә мәктәбенә тапшырыла.

Буй җиткән авыл кызы Әминә чыгышлары ягыннан Чутай авылыннан чыккан, тегермәнчеләр нәселеннән булган Раузит Әхмәди улы белән гаилә коралар. Берсе артыннан берсе тупырдап торган балалар дөньяга килә – Рафис, Рафил, Гөлсинә, Гөлфирә. Раузит ага мебель фабрикасында хезмәт куя, Әминә апа артельдә эшли. Таузар мәктәбендә эш урыны барлыкка килгәч, балаларны тәрбияләү өчен уңайлырак булыр дип шунда күчә. Уңай ягы шул булды, төнге сәгать 3тә торып мичләргә ягып, томаларга кирәк, чөнки укытучылар, балалар иртән мәктәпкә килгәндә анда инде ис булырга тиеш түгел иде, дип искә ала  Әминә апа. Мәктәпкә кайтарылган утынны кул пычкысы белән кисеп, ярып, өеп кую да аның вазифасына керә. Соңрак улларым Рафис, Рафил бик булыштылар, ди ул. Карадуган мәктәбендә ашханәдә, аннан Карадуган мебель фабрикасында эшләп ветеран лаеклы ялга чыга. 2005 елда бакыйлыкка күчкән тормыш иптәше Раузитны да еш искә ала Әминә апа. Бүгенге көндә һәр баласында көтелгән хөрмәтле кунак булса да, Таузарга, төп өенә кайтырга ашкына ул. Олы улы Рафис Балтачта, икенче улы Рафил һәм Гөлсинә кызы Карадуганда, төпчекләре Гөлфирә Борнак авылында үз гаиләләре белән торалар. Бүген инде алар үзләре бабай-әби, оныклар тәрбиялиләр. Әминә апа улларым, кызларым бик хезмәт сөючән, тырыш булдылар, йөзгә кызыллык китермәделәр, дип горурланып сөйли. Аның сүзләре хаклы, кайсы гына тармакта эшләсәләр дә, алар районыбыз тормышында эз калдырган шәхесләр. Юбилярны котларга килгән район башлыгы Рамил Нотфуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов Әминә апага бүләкләр тапшырып, җылы сүзләрен житкерделәр, аңа хәерле гомер, сәламәтлек теләделәр.

Фотода Әминә апа балалары янәшәсендә. / Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкән юбилярлар 90 яшьлек олуг юбилей