Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

«Һәр көнемә шөкерана кылам»

Яңгул авылында яшәүче, шушы көннәрдә 90 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп узган Рауза Фатыйхова һәр көненә шөкерана кылып яши.

Җиде сыйныф белем алганнан соң Лаеш урманына җибәрәләр аны. Аннан кайткач, сарык фермасында эшли, соңрак дуңгыз, бозаулар тәрбияли, сыерлар сава. Төп нигезгә килен булып килгән Рауза тормыш иптәше Нурислам белән дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. 10 ел игелекле килен хезмәте күрсәткәннән соң, йорт җиткереп башка чыгалар.

– Яшьлегемдә эшләмәгән эшем калмады. Шөкер, картлыгым муллыкта, балалар игелегендә уза. Һәр көнемә шөкерана кылып, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт укыйм, – ди Рауза апа.

Юбилярны котларга район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, «Яңа тормыш» җәмгыяте җитәкчесе Мәгъсүмҗан Сәйфетдинов, авыл җирлеге башлыгы Ранил Габдрахманов килгән иде.

– Сез тормышның авыр, михнәтле чорын күргән буын. Бик күпләргә гыйбрәт итеп сөйләрлек үткәнегез бар. Киләчәктә дә саулык белән бәрәкәтле гомер кичерергә насыйп булсын, – диде район башлыгы урынбасары ветеранны тәбрикләп һәм истәлек бүләген тапшырды. Россия Федерациясе Президенты В.Путинның Рәхмәт хаты да күпсанлы котлауларга янә бер матур истәлек булып өстәлде.

Рауза апа бүгенге көндә килене Рәйсә белән гомер кичерә. Кызганыч, улы Равил 41 яшендә вафат булган. Өч кыз белән яшьли тол калган Рәйсә ханым төп нигезне ташлап китми. Өлкәннәр үз тормышыңны кабат корсаң да, каршы килмибез дисәләр дә кабат кияүгә чыкмый. Кайткан-киткән-нәрне кунак итеп, өлкәннәргә тәмле телен, кайнар ризыгын жәлләмәүче Рәйсә ханымга Рауза апа бик рәхмәтле. «Сабый бала кебек тәрбияли Рәйсә, рәхмәт аңа. Гомер буе фермада эшләп, лаеклы ялга чыкты. Ирем Нурисламны да хөрмәтләп соңгы юлга озатты, минем өчен зур терәк ул. Яхшылыгы үзенә меңе белән әйләнеп кайтсын», ди Рауза апа.

Юбилярның өлкән улы Рәлифе күршедә генә яши икән, Рәмзиясе Казанда, Ринатлары Төмәндә гомер кичерә. 9 оныгы, 12 оныкчыгы өчен дә бик кадерле кеше Рауза апа.

Саубуллашкан чакта җитәкчеләр: «Безгә сорау-үтенечләрегез юкмы, Рауза апа?», дип кызыксынгач:

– Мин барыннан да риза, берни дә кирәк түгел. Хөкүмәтебез пенсияне вакытында бирә, ашарыма, кияремә җитә, – диде юбиляр.

Әйе, өлкән буын күп нәрсәгә, иң мөһиме булганына канәгать, шөкер итә белә. Илләребез тыныч булсын да, саулык белән яшәгез, ак яулыклы әбиләребез!

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 90 яшьлек олуг юбилей