Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Рафаил Габделхаков кемне сагынып яши? (+фото)

Ветеран бүгенге көндә төп йортта улы Рушан, килене Фирүзә, балдан татлы оныклары Руфия һәм Алия белән яши.

Рафаил Габделхаков Борнак авылында туа, биредә буй җитә. Армия сафларында өч ел хезмәт итеп кайтканнан соң, хезмәт юлын туган колхозында дәвам итә. Урманын да кисә, тракторында да эшли, комбайн белән урагын да ура. Лаеклы ялга чыкканчы янгын сүндерү машинасында эшли.
–Эшләмәгән эшем калмады. Урман кискән чакта Пермь якларына кадәр барып җиттек. Эшли башлаган чакта миңа 11 яшь иде. Бер мин генә түгел, ул чакта барыбыз да бик иртә кул арасына кердек, – дип сөйли Рафаил абый.
Авылдашы Сания белән гаилә корып алты бала тәрбияләп үстерәләр. Кызганыч, Сания апа 12 ел элек гүр иясе булган.
–Муллыкта, кадер-хөрмәттә яшим, урыным да түрдә, әмма парлы булуга җитми икән, – ди ветеран тормыш иптәше белән үткән парлы елларын сагынып.
Аңлашыла да, юклыкта да, авыр минутларда да бергә һәм бердәм булып яшәгән бит алар. Үзләре кебек эш сөючән уллар, кызлар үстергәннәр. Әнә аларның дәвамчылары булган онык-оныкчыклар да үсеп килә. Рафаил абыйның гомер бәйрәменә дә өй тутырып кайтканнар. Район җитәкчелеге дә, «Борнак» җәмгыяте рәисе Рәфкать Нәҗипов, җирлек башлыгы Шамил Хәбибуллин да юбилярны юбилее белән тәбрикләп, истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Рафаил аганың кызлары-кияүләре дә үзләре кебек эшкә уңган, ярдәмчел, кунакчыл, оештыру сәләтләренә ия. Бабай балалары белән бик горурлана. Оныкларына үгет-нәсыйхәтләрен бирә. Ил агасы киңәшләрен тотып яшәү яшьләр тормышына файдалы йогынты ясый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев