Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Рафисә апа беркайчан зарлана белми, һәрвакыт булганга канәгать (+фото)

 Яңгул авылының мөхтәрәм кешесе Рафисә апа Гыйззәтуллина тумышы белән Ор авылыннан. Балачагы, үсмер еллары катлаулы  чорга  сугыш һәм аннан соңгы иң авыр елларга туры килгән. Мәктәптә ул 4 класска кадәр генә укып кала. Шуннан соң җиң сызганып колхоз эшенә керешә.

“Иртә яздан кара көзгә кадәр басуда булдык, зарлануны белмәдек. Җиңү өчен үзебездән өлеш кертергә тырыштык”, – ди ул. Кышларын төннәр буе лампа яктысында фронтка җибәрү өчен бияләй һәм оекбашлар бәйлиләр алар. Балачак дигән иң самими чор әнә шулай узып китә,  әле курчак уйныйсы нәни куллар өлкәннәр белән иң авыр эшләрдә чыныга.

     18 яше тулуга, Рафисә апа фермага эшкә килә. Башта 5 ел сарыклар карый, 3 ел сыер сава. Гәүдәсе зур булмаса да, эш дигәндә ут уйната яшь кыз. 1957 елның 27 январенда Яңгул иленә  килен булып төшә. Насыйп яры Әсхадулла абый җыйнак кына гәүдәле, үтә дә җиңел, ут борчасы кебек кеше була. Җәйләрен колхоз көтүен көтсә, кышларын атлар карый ул. Бик матур килешеп кенә гомер сөрәләр алар. Бер-бер артлы 3 уллары, 1 кызлары туа. Кызганыч, Әсхадулла абый гына кыска гомерле була: яман авыру аны 54 яшендә үк алып китә. Рафисә апа сыңар канат белән алга таба тормыш көтә: балаларын аякка бастыра, эшкә өйрәтә. Улы Рәфкатьне өйләндерә, кызы Рафиләне кияүгә бирә. Бер-бер артлы оныклар туа, инде  оныкчыклар сөю бәхетенә дә тиенә Рафисә апа.

     Рафисә апа, Яңгулга килгәннән алып, “Яңа тормыш” колхозының   I бригадасында  үзе кебек колхозчы хатыннар белән иң авыр тармакларда эшли. “Бригада хатыннары дип йөртәләр иде безне. Кайда авыр кул эше бар, шунда эшләдек. Печән җыю, покос әйләндерү, көзләрен саламны эскерткә өю, базда сенаж төяп тору, чөгендер чүбе утау, көзен аны җыеп алу, бәрәңге чүпләү дисеңме. Ул чагында мондый куәтле техника заманы түгел, бөтен эшне кул белән башкардык. Сыер савучылар авырып китсә, аларны алыштырырга фермага да төштек. Эшләмәгән эш калмады”, – дип сөйли ул. Ул боларны зарланып сөйләми, ниндидер җылылык белән, сагынып искә ала.

     Рафисә апаның бик күркәм бер сыйфаты бар: ул беркайчан зарлана белми, һәрвакыт булганга канәгать. Эшләгән чакта хезмәт хаклары зур булмаганлыктан, пенсиясе дә күп чыкмый аның. “80 яшемә кадәр иң әз пенсия алып килдем. 80 тулгач, арттырдылар. Беркайчан да пенсиям әз дип зарланмадым, Аллага шөкер, җитте. Рәхмәт биреп торганнарына, бирмәсәләр дә бернишли алмас идең”, – ди ул. Менә шундый киң күңелле, риясыз җан инде ул!

     Рафисә апаның өлкән улы Мәсгуть искиткеч талантлы кеше. Аларның өенә килеп кергәч, музейга кергән күк буласың, кая карама аның кул эшләре. Түр башында стенада, нәкъ үзе булып, Әсхадулла абый карап тора. Күңел җылысын биреп, бигрәк тә охшатып ясаган аны улы. Агачтан сырлап ясаган бизәкләр, Шүрәле, атлар... мәчет сурәтләре, гарәпчә язылган догалар...

     Рафисә апа бүгенге тормышыннан бик канәгать. Уллары Мәсгуть һәм Фәргать белән тыныч кына яшәп ята. Яңгулның Югары оч мәхәлләсендә бик хөрмәтле кеше ул. Элеккеге күршеләре дә, онытмыйча, хәлен белешеп торалар. Чөнки ул гомер буе тирә-юньдәгеләр белән һәрвакыт килешеп, матур итеп яшәгән кеше. Гади дә, тыйнак та, эчкерсез дә. Таза-сау булып, якыннарын сөендереп , яшәсен дә, яшәсен әле ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев