Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Рафис Фәрт улы Халиков минем тормыш юлымда да җылы эз калдырган күркәм шәхес

Үзенең игелекле хезмәтләре белән районыбыз халкына яхшы таныш Рафис Фәрт улы Халиков минем тормыш юлымда да җылы эз калдырган күркәм шәхес.

20 елга якын мәктәптә хезмәт, сызым һәм рәсем дәресләре укытканнан соң, эштән китәргә туры килде. Әмма район тирәсендә тиз генә күңелемә хуш килердәй эш таба алмадым. Бервакыт электән үк мине яхшы белгән Альфред абый Нәжметдиновны очраттым, сөйләшеп киттек. «Әйдә,безгә килергә ниятләмисеңме,безнең токарь лаеклы ялга китте бит әле» - ди. Дустымның тәкъдименнән баш тартмадым. Бу коллективтагы үзара эчкерсез мөнәсәбәт, хезмәт кешесенә олы хөрмәт күрсәтелүен кичердем. "Оста"оешмасы җитәкчесе Рафис Халиков хезмәт кешесенең кадерен белә торган кеше булып чыкты. Яңа гасырга чыккач,тотрыксыз җәмгыятнең мәгънәсез җилләре безнең оешмага да үтеп керде. Дәүләткә кирәгебез бетеп, «приватизация» исеме астында оешманы таратырга булдылар. Рафис Фәртовичның «Капиталист» исемен күтәрәсе килмәдеме,оешманы тапшырды,башка эшкә күчте…Шулай да дуслар булып калдык үзе белән. Менә бүген Рафис әфәнденең җиденче дистәсенә «старт алырга» җыенган көннәре. Ул Балтач авылында ишле балалы гаиләдә дөньяга килгән. Кечкенәдән әти-әнисенә булышып,эшкә чыныгып үсә ул. Тырышып урта мәктәпне тәмамлый. Алга таба укырга теләге бик көчле булса да, йөрәге армия хезмәтенә өнди. Рафисның солдат альбомын хәрби хезмәтендә, спорт өлкәсендә ирешкән уңышларын раслаучы «Рәхмәт хатлары», диплом һәм грамоталар, ә күкрәген «Разрядлы спортчы», «Совет Армиясе отличнигы» билгеләре бизи. Армиядән кайткач, төзелештә балта остасы булып эшләүче әтисе һөнәре буенча Казанга,төзелеш техникумына юл ала. Математика, физика кебек фәннәрне «су кебек эчкән», сызым, рәсем ясау белән җенләнгән егеткә үзе хыялланган төзүче һөнәрен узләштерү кыен бирелми. Яшь белгечкә 1977 елда район авыл хуҗалыгы идарәсенең капиталь төзелеш бүлегендә инженер-комплектлаучы вазыйфасын йөклиләр. Нәкъ шул елларда район хуҗалыкларының ындыр табакларына АВМ, КЗС, кырларны сугару өчен «Волжанка», «Фрегат» кебек катлаулы агрегатлар кайта башлый. Идарә белгечләре көн-төн дигәндәй игенчеләр янында кайныйлар: бергә төзиләр, бергә сыныйлар. Яхшы хәтерлим,җитештерү объеклары белән бергә, социаль-мәдәни, торак төзелешләренең дә киң колач белән барган чоры иде бу. Райкомның беренче секретаре Марат Әхмәтов 1985 елны белемле, җитәкчелеккә маһирлыгын яхшы белгән Халиковны «Оста», ул чактагы ремонт-төзелеш участогына җитәкче итеп билгели. Районда үткән бик күп чараларда Халиковны гел башка җитәкчеләргә үрнәк итеп куя торган була, «ХРСУ - районда иң кечкенә оешмаларның берсе булса да,җитәкчесе «зур»кеше булгач (ул нәкъ шулай әйткән), коллектив ел саен утызар йорт төзи. Материалларын да юнәтә,эшчеләрне дә оештыра белә» - дип мактый. Дөрестән дә, ул елларда райондагы тыл һәм сугыш ветераннарын, колхозчыларны халиковлылар, тиз арада җылы куыш белән шатландыра. Без өлкәннәр, илебез йөгәнсез калып, таркатылып, тотрыксыз җәмгыятнең халыкны язмыш кочагында калдырган 90нчы еллар башын яхшы хәтерлибез. Ул чорның бөтен авырлыгы гади халык җилкәсенә төште. Кулга «тере» акча керми. Файдасын күрмәбезме дип, мебель ясап сату эшен җайга салдылар. Куйган катлаулы хезмәтенә күрә бәясе дә ярыйсы. Җитештерелгән тахта-өстәл кебек җиһазлар урманга, башкасына «юл ачты». Авырлыклар шулай җиңелде… Рафисның хезмәте кебек шәхси тормышы да гөлләргә күмелгән. 1975елда кооперация техникумын тәмамлаган Балык бистәсе кызы Минзифаны Рафисның бәхетенә «распределение» буенча Балтач җәмәгать тукландыруы предприятиесенә җибәргән булалар. Егеткә Минзифаның табигать биргән гузәллеге,тәмле телле булуы өстенә тыйнаклыгы һәм хезмәт сөючәнлеге җәлеп итә. Кызга исә кичке уеннарда, концертларда өздереп биюче чибәр егетнең туры сүзле, алтын куллы, гади һәм гадел булуы ошый.1979елда Миңзифа әле ул чакта әти-әниләре дә исән Халиковларга килен булып төшә. Берсеннән-берсе зирәк, уңган, чибәр кыз һәм бер ул тәрбияләп үстерәләр, белем бирәләр алар. Бүген үзәк хастаханәдә шәфкать туташы булып эшләүче кызлары Гүзәл һәм кияүләре Алмазлар гаиләсе бистәбездә үрнәк гаилә, үзләренең мәхәббәт җимешләре - ике кызлары үсә. Әтисе кебек төзүче һөнәрен сайлаган Рафил дә күптән гаиләле, хәләл җефете Гөлназ белән кыз үстерәләр, башкалабызда үз йортлары белән яшиләр…
Рафис менә инде 12нче елын районыбызның йөрәк тибешен тәшкил иткән "Балтач газы" идарәсенең автотранспорт бүлегендә эшли. «Мин Рафис абый белән идарәдә бер үк вакытта эшли башладым. Барлык транспорт чараларының төгәл эшләвенә икебез бердәй җаваплы.Ул бүлектә бухгалтер, икъдисатчы вазыйфаларын да үти, запчастьлар, ягулык-майлау материалларының исәп-хисабын алып бара. Җитәкче урыннарда эшләсә дә,гаҗәеп тыйнак. Коллективта иң өлкән кеше булса да һәркем белән уртак тел таба белә» - ди идарәнең инженер-механигы Әнәс Газизуллин. Әнәсне тыңлагач, үзем дә Рафисны шушы күркәм сыйфатлар гомер буе озата килә икән дим уйлап куям.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250