Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Раиса Минһаҗева: "Артист булу иде хыялым" (фото)

Кичә, ягъни 14нче июль көнне, Куныр авылында яшәүче тыл хезмәтчәне, гомеренең 38 елын балаларга белем бирүгә багышлаган мәгариф ветераны - Минһаҗева Раиса Григорьевна 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны тәбрикләп район башлыгы Рамил Нотфуллин Рәсәй Президенты В.В. Путинның Котлау хатын һәм үз исеменнән истәлек бүләге тапшырды.

Шулай ук район мәгариф идарәсе, район социаль яклау бүлеге, Куныр авыл җирлеге һәм мәктәбе җитәкчеләре дә ветеранны тәбрикләп, изге теләкләрен ирештерделәр.
Әтисе Григорий - оста тегермәнче булган. Авылларда тегермәннәр урнаштырып, Мари якларыннан бирегә килеп төпләнгән. Рус милләтеннән булса да, авыл халкы белән уртак тел табып, дус-тату гомер иткәннәр, ярдәмләшеп яшәгәннәр. Раиса Григорьевна Куныр авылында туган. Шушында укып белем алган. Татарлар аны үз итеп, Рәйсә апа дип йөртәләр. Мәгъсүм Минһаҗев белән гаилә корып, балаларына татар исемнәре кушып, мөселманнарга хас яшәү рәвеше алып баргач, хәтта аның рус кызы булуын да онытканнар алар. Бергә гомер итүче улы Илдар әнисенең тормышы белән бәйле истәлекләр белән уртаклашты: "1941нче елда мәктәпне тәмамладым дип, сөенә-сөенә өйгә кайтып кердем. Казанга китеп уку, артист булу иде хыялым. Тик олы абыем Иван кайтып керде дә: "Германия безгә сугыш башлаган!" дип хәбәр әйтте. Минем хыялым чәлпәрәмә килде. Абыем укытучы булырсың, укытучы - артист та, тәрбияче дә инде ул, дип мине Смәел балалар йортына укытучы итеп урнаштырып кайтты. Минем тормышым шул көннән башлап балалар арасында үтте, дип сөйли торган иде әни безгә".
Ветеран хәзерге көндә 4 кыз, бер улының, килен-кияүләренең кадер-хөрмәтен тоеп яши. 14 онык, 12 оныкчыкның имин, мул тормышларда үсүләрен күреп сөенә. Бәйрәмнәрдә укучылары гел килеп хәлен белеп, уңышлары белән куандыралар беренче укытучыларын. Менә шушылар Рәйсә апаның хезмәтенең нәтиҗәсе, йөз аклыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250