Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Рауза Зарипова – укытучылар династиясенең башлангычы (+фоторепортаж)

Түбән Кенә авылында яшәүче Зарипова Рауза Габделбәр кызына 90 яшь тулды.

Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Карадуган авыл җирлеге башлыгы Шамил Низамиев, район мәгариф бүлеге профсоюз комитеты рәисе Резеда Гаязовалар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент Путинның Котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар. Шулай ук бертөркем булып килгән Кенә мәктәбе укытучылары да истәлекле тантанага бер ямь өстәде. 

Мамадыш районының Югары Җәке авылында туып-үскән кызга язмыш үз сынауларын әзерләп куйган була. Балалык чоры, әтисе Габделбәрне нахак яла аркасында репрессия дулкынына эләгеп, эшләү һәм тору урыннары алышынып тору сәбәпле күченеп йөрү белән уза. 1936 елда әтисен кулга алып, Себергә сөрелгәч, авыр хәлдә калган әнисе Марзия кечкенә Раузаны Саба районының Шекше авылына үз әниләренә кайтарып торырга мәҗбүр була. Ә әнисе белән Раузадан да кече ике кечкенә туганын Төркмәнстанда яшәүче әтисенең абыйсы алып китә. Ике елдан соң 1938 елда Раузаны да кайтып алалар. Аны Чарджоу өлкәсенең Сакар районында 1944 елны мәктәпне бетергәч, кыска сроклы укытучылар әзерли торган курсларга җибәрәләр. Һәм шул ук елны Рауза Габделбәр кызының хезмәт елы башланып китә, аны башлангыч класслар укытучысы итеп билгелиләр. 1946 - 1948 елларда Мары шәһәренең педагогия институтының тарих бүлегендә укып югары белем ала. Сака районында тарих-георграфия-конституция фәннәре укытучысы булып та, физика-математика укытучысы буып та эшләргә туры килә. 

1952нче елларда алар гаиләләре белән Татарстанга күченеп кайталар. 1953 елның августыннан 1956 елның гыйнварына кадәр Балтач районының Норма мәктәбендә тарих-география укытучысы, 1956-1957 елларда КПССның Балтач районындагы штатлы пропагандисты, 1957-1978 еллар Кенә урта мәктәбендә шулай ук тарих-география укытучысы булып эшли. Шушы Кенә мәктәбендә машина-трактор төзелеше фәненнән белем бирүче Түбән Кенә авылы егете Фәрит белән 1958 елда гаилә коралар. Быел аларның бергә яши башлауларына 60 ел була - бриллиант туйлары! Шушы күркәм гаиләдә 5 бала үскән. Тик кызганыч, бүген икесе гүр иясе булган инде. 
Рауза апа белән Фәрит абый үзләренең сайлаган һөнәрләренә тугры калып, озак еллар балаларга белем бирәләр. Укытучылар династиясен дәвам итеп бүгенге көндә уллары Раушан да Кенә төп мәктәбендә география, сынлы сәнгать һәм технология дәресләреннән укыта. Шулай ук 13 онык арасыннан Илмир белән Резеда да педагогик белем алып, әби-бабайлары юлын сайлаганнар, балаларга белем һәм тәрбия бирәләр. 3 оныкчык арасында да киләчәктә бәлки династияне дәвам итүчеләр очрар?.. 
Уллары Раушан Зарипов: “Мин әти-әниемнең һөнәрен сайлап, аларның юлын горурланып дәвам итәм. Алар безгә гомер дә, ныклы белем дә, дөрес тәрбия дә бирделәр, тырышып, эшләп тормыш алып бардылар. Хезмәт белән бергә яшәргә өйрәттеләр. Үрнәк әти-әни булдылар. Без аларның өметләрен акларга тырышабыз. Мең рәхмәт аларга! Әле шулай тагын да безгә шушы нигезгә җыелып, әти-әни дип, озак дәшәргә язсын!” дип ихлас теләкләрен ирештерде. 
Күршесе, Кенә мәктәбендә директор урынбасары Римма Низамиева да үзенең хис-кичерешләре белән уртаклашты: “Менә инде 20 елдан артык якын күршеләр булып, аралашып гомер итәбез. Кайчан гына керсәң дә Рауза апа белән Фәрит абый якты йөз белән каршы алалар. Алар бик тырыш, уңган гаилә. 90 яшькә җиткән көннәрендә дә үз көннәрен үзләре күреп матур итеп гомер көтәләр. Рауза апа язлар җитә башлауга бакча эшенә керешә. Ул бакча тутырып ел саен берсеннән-берсе матур чәчәкләр, гөлләр үстерергә ярата. Алардан үрнәк алып, янәшәбездә шундый өлкәннәр булганга горурланып яшибез!” – диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев