Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Рәхмәт хисләре

Мәчетебезнең 30 еллык юбилеен зур дулкынлану белән аеруча балалар көтте.

 Алар сәхнәгә чыгып баскач, залдагылар тын калды. 26 бала бердәм тавыш белән сәлам биргәч, бу киеренкелек югалды.

Хәтер – Аллаһы Тәгаләнең кешегә биргән иң бөек нигъмәте, диләр. Балаларның яттан сөйләгән Коръән сүрәләре, аятьләре, йөрәкләргә үтеп керә торган мәгънәле шигырьләре берәүне дә битараф калдырмады.

Айгөл һәм Айрис Муллагалиевлар балаларга күчтәнәчләр өләштеләр, Гөлназ белән Илнар Шакирҗановлар да күчтәнәчләре белән сөендереп торалар.

Мәчетнең мәктәп белән берлектә эшләве үз нәтиҗәсен бирә. Узган елгы Коръән һәм намаз уку бәйгеләрендә иң күп урын алучы балалар Куныр мәчетенеке иде. Мәктәп директоры Билсур Әхмәтхановка, мәктәп коллективына рәхмәтебез чиксез.

Бәйрәм азагына барлык катнашучыларны мул табын, кайнар бәлеш көтеп тора иде. Аннан соң мәчеттә тәкъбир әйтеп, өйлә намазы башланды. Мәчеттәге яктылык, җылылык, чисталык җанга һәм күңелгә рәхәтлек бирә. Бу урында мәчетнең газы, электр уты өчен «Якты юл» җәмгыяте түләвен дә әйтергә кирәктер.

Быел мәчетебезгә янкорма төзеп, ирләр һәм хатын-кызлар өчен тәһарәтханәләр эшләнде. Барлык авыл халкына рәхмәт. Төзелеш эшләренең күбесен ир-егетләребез бушка эшләде. Ут кертү, идән аша җылылык үткәрү, сантехникаларын урнаштыруны Рүзәл Мөхәммәдиев үз өстенә алды, матди яктан бик күп чыгымнарны күтәрде. Бик тәкъва, алтын куллы егет.

Гомумән, авыл халкы бик бердәм, ярдәмчел. Бу күркәм гамәлләр гел дәвам итсен иде. Бердәм булып барыбызга да иман ныклыгында яшәргә язсын.

Тәгъзимә Сәгтдинова,

Куныр авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәрхәмәтлелек