Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Район кулланучылар җәмгыяте үзенең ветераннарын мул табыннар артында кунак итте

Балтачта иң беренчеләрдән булып, район кулланучылар җәмгыяте коллективы үзенең ветераннарын табын артына дәшеп, кунак итте.

Әлеге күркәм чара быел заманча төзекләндерелеп, кулланылышка тапшырылган җәмгыять ашханәсендә оештырылды. Хәзерләү конторасында, икмәк пешерү өлкәсендә, тормыш-көнкүреш товарлары белән тәэмин итүдә, сәүдә тармагында, җәмәгать туклану системасында эшләп лаеклы ялга чыккан бертөркем өлкәннәрнең күңелләре күтәренке иде.

Озак еллар әлеге җәмгыятьнең Яңгул берләшмәсе җитәкчесе Нурия ханым Төхвәтуллина хезмәттәшләрен тәбрикләп, күңелендәге ихлас теләкләрен ирештерде: "...Инде менә без дә сезнең сафка бастык, өлкәннәр. Эшләп йөргән елларыбыз артта калды. Биредә ничаклы таныш йөзләр, озак еллар бергә эшләгән хезмәттәшләрне кабаттан күрү - үзе шатлык бит ул. Күптән күрешмәгән элекке хезмәттәшләребез белән күрештек, сөйләшеп сүзләребез бетми. Үткән хезмәт елларыбызда замана авырлыкларына бирешмичә, тырышып хезмәт куйдык. Төрле вакытлар булгандыр, сәламәтлекләребез какшаса да, бирешмәдек. Кемнәргәдер салкын кибетләрдә сату итәргә туры килде, көндәлек товар һәм продукция белән тәэмин итеп тору, ярминкәләргә йөргән чаклар булды. Заманалар үзгәреп, кыскартулар башлангач та оешманы таркалудан саклап калырга омтылдык. Бүген менә шушылай җыелуыбыз безнең әле киләчәгебез бар дигән сүз", дип күтәренке нотада сәламләде.

Чепья берләшмәсе исеменнән, Шода авылыннан Фәния Идиятова редакциягә шалтыратып, үзенең бәйрәмнән алган кичерешләре белән уртаклашты: "Без бик күңелле итеп, мул табыннар артында сыйланып утырдык. Яшьлек елларындагы җырларны җырлап, бәйрәм тамашасын үтә дә җанлы һәм үзенчәлекле итеп алып барган Җәмилә Сибгатуллинага соклануыбызны һәм рәхмәтебезне белдерәбез. Өлкәннәр көне уңаеннан, беренчеләрдән булып, безне олыладылар, бу игелекле эш дәвамлы булсын, башкаларга да шундый кадер-хөрмәт күрсәтелсен иде. Хәтерләрдә озак сакланырлык матур бәйрәм оештырганнары өчен без зур рәхмәтләребезне белдерәбез, эшләрендә уңышлар, тыныч тормыш телибез", диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250